

Ана кеше СВОда яугирләр гомере өчен көрәшә.
Әбҗәлил районы Аюсаз авылыннан ике бала анасы Роза Алтынбаева үз теләге белән СВО зонасына хезмәт итәргә киткән.
Кыю хатынның гамәле турында муниципалитет хакимиятендә сөйләделәр.
Башта Роза Донецкта госпиталь медротасында эшли. Хәзер Авдеевка янында танк ротасы составында солдатларның гомерләрен коткара, анда санинструктор булып хезмәт итә.
"Хатын-кызларны алгы сызыкка җибәрмиләр. Безгә яралыларны китерәләр, без ярдәм күрсәтәбез. Ләкин монда медик кына булу аз. Бик зур әхлакый тотрыклылык, көрәшчене тынычландырыр өчен ниндидер дәрәҗәдә психолог булырга кирәк", - дип уртаклаша Роза.
Синең кулыңа килеп җиткән һәр яралы яугир савыгып аякка бассын, Роза, балаларыгыз бәхетенә үзегез дә исән-сау йөреп кайтыгыз.