

«Волк» — Казанчы авылында үскән, район үзәгендәге 78нче санлы һөнәрчелек лицеенда укыган. Махсус хәрби операция башлангач, аның дуслары һәм танышлары берәм-берәм фронтка китә башлаган.
«Мәктәптә дә, лицейда да, гаиләдә дә безне Ватанны яратырга өйрәттеләр. Дусларым фронтка киткәч, мин дә читтә кала алмавымны аңладым. 2024нче елда Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзедем», — дип искә ала ул.
Яшь сугышчы Новосибирск шәһәрендә урнашкан элиталы махсус бүлекчәгә (спецназ) эләгә. Тиздән аңа «Гром» ротасында БПЛА исәпләмәсе шоферы булырга тәкъдим итәләр. Хәрби комиссариат аша барлык процедураларны үтеп, ике атнадан ул инде фронтта хезмәт итә башлый.
«Волк» хезмәт иткән бүлекчә заманча технологияләр — пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) белән эшли. Ул вакытта разведка самолетларын идарә итүче белгечләр аз була. Яугирләр УАЗ («буханка») машинасында яшиләр һәм дежур торалар. Машина тулысынча «Ланцет» дроннары белән йөкләнгән була.
«Без мобиль төркем буларак эшләдек. Дронны очырганнан соң, эзләрне яшереп, тиз арада позицияне алыштыра идек. Операторлардан боерык килү белән, дошманның маскировкаланган бронетехникасына һөҗүм итү өчен «Ланцет»ны күккә күтәрә идек», — ди бәян итә ул.
Узган елның 23 март көнендә «Волк» һәм аның иптәшләре — «Ангел» һәм «Белый» позывнойлы яугирләр дошман дроннары һөҗүменә дучар була.
«Белый»ның үпкәсенә, бронежилет астына кыйпылчык керде. Шок хәлендә ул тагын 100 метр чамасы йөгерде, аннары аңын югалта башлады. Мин аны су ага торган зур торба эченә сөйрәп керттем, бронясын салдырып, беренче ярдәм күрсәтә башладым, — дип сөйли «Волк».
Үзе дә яраланган булуына карамастан, «Волк» юлга чыгып, үтеп баручы машинаны туктата һәм авыр яралы иптәшен эвакуацияләүгә ирешә. Үзе исә, кулы яралы булса да, куаклыклар арасыннан җәяүләп үзенең иптәше «Ангел» янына барып җитә.
Кызганычка каршы, «Белый» алган яраларыннан һәлак була. Күрсәткән батырлыгы өчен ул үлгәннән соң «Каһарманлык» ордены белән бүләкләнә. «Волк» үзе — «Батырлык өчен», ә «Ангел» — II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медаленә лаек була.
Бүгенге көндә «Волк» үзенең хезмәттәшләре кебек үк җиңүне якынайту өчен бар көчен куя.
«Бер генә солдатка да, офицерга да җиңел түгел, тик без җиңүнең безнең якта булачагына ышанабыз! Безнең хәрби рухны сындырып булмый!» — дип йомгаклады сүзен батыр егет.
Яугир сөйләгәннәрне Бакалының Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы җитәкчесе Нина ДЫРНАЕВА язып алган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.