Барлык яңалыклар

Элита гаскәрләренә кабул итү дәвам итә

 БПЛА – пилотсыз оча торган аппаратлар гаскәрләрен барлыкка китерү кирәклеген  Баш командующий, Русия президенты  В.В.  Путин  үткән ел ук әйткән иде. Шуңа ярашлы рәвештә  Русия Оборона министрлыгы пилотсыз очу системалары булдыру хакында карар чыгарды. Хәзер бөтен ил буенча аңа контракчы яугирләр җыю бара.

Шул хакта без Оборона министрлыгыныж контракт белән  хәрби хезмәткә җыюның Уфадагы  пункты җитәкчесе  Алмаз Рамил улы Абдрахманов белән әңгәмәләшеп алдык. Бу хакта ул түбәндәгеләрне сөйләде:

  • Алмаз Рамил улы, контрактчыларга нинди таләпләр куела?
  • Операторлар өчен яшь буенча чикләү– 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Ярдәмче персонал (машина йөртүче, сапер, повар) – 45 яшькә кадәр.
  • Ә белем дәрәҗәсе буенча аерым таләпләр бармы?
  • Нигездә югары һәм урта һөнәри белем һәм урта белемле булганнарны  алабыз. Инглиз телен белү хуплана.
  • Ир-егетләребезне кызыксындыра хезмәт итү шартлары кызыксындыра?
  • Бездә махсус контракт, һәм ул бер елга кадәр төзелә. Контракт срогы тәмамлангач, кеше үз теләге белән китә ала, кала ала. Бу – безнең үзенчәлек.
  • Элиталы гаскәр төре инде? Яңа төзелгән гакәрне элитлы дип атадылар. Менә шуны да аңлатып үтегез әле?
  • Әйе, бүгенге көндә иң перспектив гаскәр төре ул. Элиталы. Бездән башка төргә күчү юк, бары тик БПЛА төрендә генә хезмәт итәләр. Без сайлап алабыз, һәм контрактчылар 2 ай укыйлар, аннан инде гаскәрләргә китәләр.
  • Әлеге вакытта килешү төзү ничек бара?
  • Штатлы режимда бара: гаскәр төре яшь, эшлибез, җыябыз.
  • Студентларны алу хакында ни әйтерсез?
  • Әйе, дрон операторларына яшьләр алына. Урта һөнәри белем бирү уку йортларнда дроннарны өйрәнү бар. Академик отпуск алып, контракт төзеп, алар стажировка үтәргә мөмкин. Бер елдан кайтып укуларын дәвам итәргә мөмкиннәр. Ташламалар белән алар бюджетта яисә югары уку йортында укуларын дәвам итә ала. Чөнки алар МХОда катнашучыларга бирелә торган бар льготалар белән файдаланалар.
  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезнең мәълүмат гәзит укучыларга файдалы булачак.
Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас