Стәрлетамактан махсус хәрби операциядә катншучы Сергей Андреев һәм Мидхәт Абдуллин югары дәүләт наградаларына лаек булды.
Русия президенты указына ярашлы, Сергей Андреев "Батырлык өчен" медале, Мидхәт Абдуллин Суворов медале белән бүләкләнде.
Хәрби хезмәткәрләргә наградаларны Стәрлетамак хакимияте башлыгы Эмиль Шәймарданов тапшырды.
"Башинформ" буенча.