Барлык яңалыклар

Пилотсыз очу аппараты операторы хезмәте турында сөйләде

Башкортстанда БПЛА гаскәрләренә сайлап алу дәвам итә. Дрон операторлары күп бурычларны алгы сызыктан читтә башкара.

Пилотсыз очу аппараты операторы  хезмәте турында сөйләде
Пилотсыз очу аппараты операторы хезмәте турында сөйләде
Үзенең эше турында Варяг кушаматлы «Айгыр» БПЛА махсус отряды сугышчысы сөйли. Егет Туймазы авылында туып-үскән, тыныч тормышта су-шеф булып эшләгән, шулай ук электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. 
Яугир 2023 елда дуслары артыннан үз теләге белән китә һәм  Таһир Кусимов исемендәге отрядка кушылып, «Башкортостан»полкы сафына баса. Дроннар белән идарә итү күнекмәләрен тәҗрибәле инструкторлар өйрәткән.
Белдерүенчә, пилотсыз очкычлар разведкадан алып утлы һөҗүм итүгә һәм штурм төркемнәрен озатуга кадәр бурычларның киң даирәсен үти.
"Ерак чикләрдән эшлибез, штурмовиклар өчен юлларны чистартабыз. артиллерия утын корректировкалау, шартлаткычлар ташлау, дошманның идарә пунктларын эзләү белән шөгыльләнәм», — ди Варяг.
Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә 122 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин. 

 

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас