Барлык яңалыклар

Чакмагыш районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булып кайтты

Барлык егетләребез исән-сау тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсыннар, дип тели ул.  

Чакмагыш районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булып кайтты
Чакмагыш районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булып кайтты

 — Яугирләр белән күрешкәндә кичергән хисләреңне: дусларча кочаклашу, чын күңелдән шатлану, гади рәхмәт сүзләрен алыштырырлык бернәрсә дә юк. Алгы сызыктагы очрашуның һәр минуты аерым энергетика белән сугарылган — монда барысы да гадел, ачыктан-ачык һәм чын-чынлап. Без егетләргә алар сораган бөтен нәрсәне илтеп бирдек. Автомобильләрне тапшыру аеруча күп хис-кичерешләр уятты — фронтта техника хәрби бурычларны хәл итүне гадиләштерәчәк һәм егетләргә мобильрәк булырга ярдәм итәчәк, — дип бәян итте Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.

Шулай ук Реканс Фәнил улы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә теләкләрен ирештергән һәм гуманитар конвой йөген җыярга ярдәм иткәннәре өчен район кешеләренә рәхмәтләрен әйткән.

 — Безнең уртак кайгыртуыбызның реаль файда китерүен аңлау күңелле. Егетләр өчен аларның артында бердәм һәм ышанычлы тыл торуын белү бик мөһим, ул аларны минут саен хәтерли. Районыбыз халкына уртак эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм. Безнең көчебез — бердәмлектә, — дип ассызыклады муниципалитет җитәкчесе.

Без дә, махсус хәрби операция зонасында булган якташ ир-егетләрнең тиз арада исән-имин өйләренә кайтуларын  телибез. Туган илебезнең чын патриотлары алар. Шундый көчле рухлы, батыр йөрәкле улларына таяна, ышана илебез.

 

Чакмагыш районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булып кайтты
Чакмагыш районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булып кайтты
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас