"Шустрый" махсус операциядә өч елдан артык катнаша. Булачак хатыны Вилена белән ул туган районында отпускы вакытында таныша. Озакка сузылган аерылышуларга һәм хәрби хезмәт кыенлыкларына карамастан, аларның мөнәсәбәтләре ныгый гына бара. Солдатның исән-имин туган ягыбызга кайтуын аеруча аның кәләше зарыгып көтеп алган. Яшь гашыйкларның хисләре вакыт сынавы белән сыналды һәм ихласлыгын исбатлады, дисәк ялгыш булмас.
Узган елның августында сугышчының чираттагы ялы вакытында яшьләр никах укытканнар. Ә бу истәлекле вакыйгадан соң ярты ел узгач, аларның рәсми төстә туйлары да узган.
Яугир якташабыз, без синең белән чиксез горурланабыз. Ә Виленага әйтер сүзебез шул, һәр батыр ир-егете артында акыллы, сабыр, түземле, аңа терәк булырдай хатын-кыз тора. Сиңа да тылда яңадан-яңа җиңүләргә рухландырып, көч биреп торырга язсын. Барыбызның да теләге: тизрәк илебездә тынычлык урнашсын, сезнең кебек егетләр исән-сау гаиләләренә кайтып, сау-сәламәт балалар үстерсеннәр. Бер-берегезгә терәк булыгыз!
Әйтергә кирәк, Чакмагышның чакматаштай улы "Шустрый" алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов һәм "Махсус хәрби операциясе катнашучысы" медальләренә лаек та булган әле.
Фото: социаль челтәрләрдән скриншот.