Гуманитар йөкне алгы сызыкка Зөяк авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рифат Гыльманов һәм водитель Гайфулла Морзагыйльдин алып барды. Рифат Халит улы өчен махсус операция зонасына бару аеруча мөһим була, чөнки анда улы белән очрашырга насыйп була аңа. Улы – өлкән лейтенант Гыйльманов 2023нче елдан бирле хәрби бурычын үти, ил-көн иминлеге өчен көрәшә. Әлеге вакытта Донецк Халык Республикасында хезмәт итә.
Офицер һәм аның ротасы өчөн гуманитар ярдәм белән олауны районның Зөяк, Габдүк, Инзәр һәм башка авыллар халкы җыйган. Әти белән улның алгы сызыкта очрашуы бик җылы, дулкынландыргыч булган.
Аннары хәрбиләребез гуманитар йөк белән алып киленгән мичләргә һәм төзелеш материалларына нык шатланган, куанган.
"Безнең өчен гуманитар ярдәмнәр бик нык әһәмиятле. Бөтен якташларыбызга ихлас йөрәктән зур итеп рәхмәт. Безгә, фронттагыларга, тылдан килгән ярдәм - көч-куәт бирә", – өлкән лейтенант Гыйльманов.