Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
30 гыйнвар , 14:53

Утны-суны кичеп кайтканнар

Тылда җаваплы вазыйфалар көткән.

Утны-суны кичеп кайтканнар
Утны-суны кичеп кайтканнар

Тылда җаваплы вазыйфалар көткән.

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Кече ватан – Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы узды.

Форумга СВОда катнашучы җитәкчеләр дә килгән иде.

Фәдис Сәгыйтов 2024 елның көзендә яраланып өенә кайткан. Якташлары тәкъдиме буенча ир-егет Башкортстанның Зилаер районы Уркас авыл Советы хакимиятен җитәкли. Ул Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Кече ватан – Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы кысаларында узган Төбәк көнендә катнашты.

Фәдис Сәгыйтов, СВОдан тыныч тормышка күчү җиңел бирелмәде, ди: "Биредә тәртипләр, мәнфәгатьләр, гадәтләр башка".

Спикер фикеренчә, мондый форумнарда катнашу муниципалитетны үстерү өчен күп мөмкинлекләр бирә. "Мин туризмга багышланган секциядә катнаштым. Алган белемнәремне районыбыз файдасына куллана алырмын дип ышанам", - дип белдерде ул.

#МАЛАЯ_РОДИНА_СИЛА_РОССИИ2026 #Республика_Башкортостан_Уфа #ВАРМСУ

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас