Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
30 гыйнвар , 18:01

СВО бурычларына ирешкәнче!

«Барысы да Җиңү өчен!»

СВО бурычларына ирешкәнче!
СВО бурычларына ирешкәнче!

«Барысы да Җиңү өчен!»

 

Башкортстан Башлыгы үз Юлламасын «Барысы да Җиңү өчен» девизы белән шәрехләде. Быел Радий Хәбировның Башкортстан дәүләт Җыелышына юллаган бөтен юлламасы диярлек махсус хәрби операция темасына багышланды һәм «Барысы да Җиңү өчен» дип аталды. Юлламадан соң төбәк башлыгы “«Россия 24 " телеканалы эфирында үзенең төп Юлламасын шәрехләде.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, СВО башыннан республика барлык процессларга да тыгыз җәлеп ителгән. Республика өчен төп бурыч – махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, республика алга таба да Президент Владимир Путин куйган бурычларны Җиңүгә кадәр хәл итәргә ярдәм итәчәк. СВО максатларына ирешелергә тиеш.

ТөбәкБашлыгы билгеләгән тагын бер мөһим өлеш, бу ике арада килешүләр процессына карамастан, хәрби гамәлләне дәвам итү. СВО максатларына ирешү өчен шулай булырга тиеш тә. Радий Фәрит улы фикеренчә, аның Юлламасы кешеләрнең фикер йөртүен чагылдыра. Без барыбыз да — бөтен республика-алдынгы сызыкка ярдәмгә җәлеп ителгән, якташларыбыз үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, һәм без тизрәк җиңүгә омтылабыз. Нәкъ менә шуңа күрә юлламаның девизы „Барысы да җиңү өчен“ булды.

Фото: «Россия 24»телеканалына интервьюдан скриншот.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас