Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
30 гыйнвар , 12:38

Социаль йөкләмәләр үтәлә!

Башкортстан МХО шартларында барлык социаль йөкләмәләрне үти.

Социаль йөкләмәләр үтәлә!
Социаль йөкләмәләр үтәлә!

Махсус хәрби операция мондагы, тылдагы мөһим мәсьәләләрне хәл итмәс өчен ышакланырлык сәбәп булырга тиеш түгел. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышына Юлламасын игълан иткәндә белдерде.

   "2025 ел гадиләрдән булмады. Бюджет кытлыгы белән бәйле кыенлыклар булды. Әмма без барлык социаль әһәмиятле чыгымнарны тулысынча тәэмин итәбез. Элек кабул ителгән планнар һәм программалар нигезендә башка мөһим юнәлешләрне алып барабыз.

   Бу җәһәттән безнең өчен иң мөһиме – кешеләрнең лаеклы тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен, икътисадның барлык секторларының нәтиҗәле эшен тәэмин итү, әһәмиятле инфраструктура объектлары төзелешен дәвам итү. Без, элеккечә үк, сәнәгать җитештерүендә, инвестицияләр, эшмәкәрләр активлыгы буенча лидерлар рәтендә. Бүген икътисадый фронт – Җиңү өчен төп юнәлеш.

    Бүген республика Хөкүмәтенә, премьер-министр Андрей Геннадьевич Назаровка төбәгебезнең икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерү буенча системалы рәвештә җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

   Шулай ук муниципалитетлар башлыкларына да рәхмәт әйтәсем килә. Сез авыр шартларда эшлисез, үз вазыйфагыздан тыш күп кенә мәсьәләләрне хәл итәсез. МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында кайгыртасыз. Һәлак булган геройларның туганнары һәм якыннары белән бергәләп югалту ачысын һәм кайгысын уртаклашасыз, тормышның авыр вакытында аларга ярдәм итәсез. Мондый минутларда сез бөтен республика, бөтен ил исеменнән ярдәм күрсәтәсез. Бу бик җиңелдән түгел.

   Сугышчыларыбызның туганнары һәм якыннары сезне таныганда, ярдәм иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйткәндә, бу мине бик дулкынландыра һәм сөендерә. Бу рәхмәтләр алгы сызыктан яңгыраганда аеруча мөһим. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле коллегалар", - диде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас