Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
29 гыйнвар , 13:50

“Бүген мин монда кирәгрәк”

Шулай ди БПЛА операторы булып хәрби бурычын үтәүче Денис.

“Бүген мин монда кирәгрәк”
“Бүген мин монда кирәгрәк”

Республикабызның батыр йөрәкле уллары махсус хәрби операция башланганнан бирле ил тынычлыгы өчен көрәшә. Чакмагыш районында яшәүче Ирина ханымның өлкән улы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклый. Шушы көннәрдә без яугир анасы белән күрешеп, махсус хәрби операциядә батырлык өлгеләре күрсәтүче улы Денис турында сөйләштек.

– Улым мәктәпне тәмамлагаyннан соң Түбән Новгород шәһәрендә фельдшер һөнәрен үзләштерде. Туган районына кайтып, дүрт ел хезмәт салганнан соң ерак Себер якларында “ГазПром” җәмгыятендә эшләп алды. Яшь кеше бит күбрәк акча эшлисе килгәндер, – диде Ирина ханым.

– Махсус хәрби операциягә бару теләге кайчан туды? Сезнең белән киңәшләштеме?

–  МХО башлану белән ул озак уйлап тормады, Себердән кайтты да: “Әни, мин махсус хәрби операциягә барырга дигән карарга килдем. Ул – минем шәхси теләгем нәтиҗәсе, син миңа аны тормышка ашырганда ярдәм итәрсең дип ышанам”, – диде. Каршы төшмәдем. Шулай минем ризалагымны алып, Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзеде һәм яу кырына китте.

– Ничек хезмәт итүе турында белеп торасызмы?

– Әйе, Денис беренче айларны фельдшер була. Каушап-югалып калмыйча, тиз арада дөрес һәм беренче ярдәм күрсәткәне өчен бераздан медицина взводына җитәкчелек итә башлый. Аннары ул  штурмовик булып хезмәт итә. Штурмнар вакытында яралана, янына гына дрон шартлаткыч ташлап китә... 

– Ялгышмасак, бүгенгесе көндә ул БПЛА белән идарә итә?

– Нәкъ шулай. Денис пилотсыз системалар белән идарә итүгә укып, бүгенге көндә БПЛА белән идарә итү операторы ролен башкара. Заманча кораллы конфликт-ларда уңыш күп очракта пилотсыз системалар белән идарә итүнең нәтиҗәлелегенә бәйле бит. Хәзер Денис үзе дронга идарә итеп, аны һавага күтәрә. “Бу безнең яугирләрне югалтуларны күпкә киметте. Очкыч ярдәмендә яралының кайда икәнен белә алабыз” – диде ул бер шалтыратуында.

“Алар тирән җир астында икәүләп утыралар. Механиклары берничә чакрым ераклыкта. Кайвакыт, ашауларын да оныталар”, – диде Ирина ханым бүгенге көндә пилотсыз аппарт белән идарә итүче улы турында.

Әнисе ныклы рухлы тәрбия биргән Дениска.

– Август аенда гына 15 көнгә ялга кайткан иде. Командир-лары шалтырату белән: “Әни, мин киттем инде”, – дип унынчы көнне иптәшләре янына ашкынды.

Анда барып эләккәч, тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсыңдыр ул. Денис белән дә шулай булды. “Гомер озын бит ул, барысын да өлгерермен әле, әни. Бүген мин монда кирәгрәк”, – диде ул. Нык холыклы, үз сүзен үти торган егет тәрбияләгәнмен. Улым исә сөйләшкән вакытта: “Әни, барысы да әйбәт, бар да яхшы, кайгырма“, – дип кенә тора.

Әйе, ана кеше көяләнми булдыра алмый. Җитмәсә, якташ егетләребезнең яу яланнарында гомерләрен дә бирү куркынычы бар. “Улым, гомер көземдә сине югалтсам, шушы диванымда юксынып утырырмын бит”, – димен. “Язмыштан узмыш юк, әни, димәк, шулай язган. Әгәр дә мәгәр мине югалтсаң, озатканда курай моңнары яңгырасын”, – дип җавап бирде...

Денисның батырлык өлгеләре наградалар белән бәяләнгән. Аның күкрәгендә Георгий Жуков медале һәм башка дистәләгән медальләр бар. Ул алар турында сөйләргә яратмый. Тыйнак һәм сабыр холыклы егеткә туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуын телик.

 

Әйткәндәй... Контракт төзү өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә яисә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (Уфа, Революцион урамы., 156);

“Дәүләт хезмәтләре” порталында гариза калдырырга була. Паспорт, хәрби билет (булган очракта), никах һәм бала туу турында таныклык (булган очракта), белем турында документлар кирәк. Контракт хезмәтенә бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия номеры – 122.

“Бүген мин монда кирәгрәк”
“Бүген мин монда кирәгрәк”
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас