МХО ветераны Азамат Шагисолтанов Уфа шәһәренең Совет районы хакимиятендә стажировка башлаган. Муниципалитет башлыгы Айдар Базгутдинов аның остазы булачак.
2025 елның декабрендә Азамат Белорет районы хакимиятендә район башлыгының гомум мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли башлаган иде. Ул “Ахмат” махсус билгеләнештәге штурм батальонында хезмәт иткән. Авыр яра алганнан соң туган ягына әйләнеп кайтты һәм “Башкортстан Геройлары” программасында катнашырга теләк белдерде. “Батырлык өчен” һәм “Шәйморатов” медальләре, “Герой СВО” билгесе, “Ахмат” ордены белән бүләкләнгән.
Былтыр ул республика башлыгы белән очрашканда: “СВОда катнашучыларны шулкадәр хуплаганнарын беркайда да күрмәдем”, - диде. Радий Хәбиров “Башкортстан Геройлары” программасы дәвам итәчәк диде.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.