Телеграм каналында “Башкортстанның пилотсыз очучылар гаскәрләре” хезмәте чат-боты ачылды. Анда бу гаскәрләрдә хезмәт итү турындагы бөтен сорауларга да җавап табып булачак.
Аңа кадәр башбат.рф сайтында да яңарту эшләре башкарылды: махсус хәрби операциясенә хезмәткә барырга теләүчеләр өчен пилотсыз очучылар гаскәрләре турындагы мәгълүмат өстәлде.
Бу гаскәрләрдә хезмәт итүнең өстенлеге шунда: БПЛА операторлары фронтның алгы сызыгыннан еракта хезмәт итә. Шуңа ул хәвефсез хезмәт булып санала. Оборона министрлыгы яугирләргә бер ел контракт тәкъдим итә, контракт төзелгәннән соң алар үзләренең белгечлеге буенча гына хезмәт итәчәк. Алар да бөтен социаль пакетка ия булачак. Студентлар өчен махсус шартлар бар. Югары уку йортында белем алган студент контракт төзегән очракта академик ял ала һәм хезмәт вакыты тәмамланганнан соң укуын бюджет төркемендә дәвам итәчәк. Дошман дроннарын юкка чыгарган өчен 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр өстәмә акча түләнәчәк.
Башка мәгълүматларны башбат.рф сайтыннан яисә 122 номерына шалтыратып белеп була.