Заманча кораллы конфликтларда уңыш күп очракта пилотсыз системалар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге белән билгеләнә. Әмма элек дрон операторлары башка хәрби белгечлекләр буенча исәптә торган, хәзер исә аларның эше рәсми статус ала. Бу автомат белән түгел, ә джойстик белән оста идарә итүче югары класслы, яхшы әзерлекле сугышчылар гаскәре булачак. Шуңа күрә алар өчен аерым шартлар тудырыла һәм анда урыннар саны чикләнгән.
Башка сугышчыларга каралган түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр мондый контрактчыларга да кагыла, ләкин өстәмә өстенлекләр дә бар.
1. Бу хезмәт хәвефсезрәк, чөнки ул алгы сызыктан читтә бара.
2. Контракт бер елга төзелә. Ул тәмамланганнан соң хезмәттән китәргә яки яңа килешү төзергә мөмкин.
3. Контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
4. Студентлар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга (урыннар булганда) хокуклы.
5. Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү. Дошман хәрби техникасына уңышлы һөҗүм итүчеләргә 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр өстәмә түләү каралган.
Контракт төзи ала:
1. Русия гражданы булган ир-егет.
2. FPV-дроннар операторлары – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, башка белгечләр – 18 яшьтән 45 яшькә кадәр.
3. Физик яктан нык һәм сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә яраклы.
4. 9 сыйныфтан түбән булмаган белемгә ия.
5. Хезмәт тәҗрибәсеннән башка да оператор булырга мөмкин.
6. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителмәгән булырга тиеш. Башка дәрәҗә хөкем ителүчеләргә карата индивидуаль карар кабул ителә.
7. “Геймер тәҗрибәсе” яки радиосамолет; дрон белән идарә итү тәҗрибәсе; “VR” куллану тәҗрибәсе; аэродинамика нигезләрен һәм дронның үз-үзен тотышын аңлау, пространстволы фикерләү һәм “Кадр хисе”, пилотсыз һава суднолары белән идарә итүгә өйрәнү турында сертификатлары һәм таныклыклары булган кешеләр аеруча хуплана.
Хезмәт хакына килгәндә, контрактка кул куйганнар бер тапкыр – 1400000 сумлык, ә аннан соң ай саен 220 мең сумнан түләүләр каралган, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы өчен ташламалар да бар.
Сугышчан бурычларны уңышлы үтәгән өчен дрон операторлары 50 меңнән 500 мең сумга кадәр өстәмә түләүләр ала. Моннан тыш, Башкортстанда СВОда катнашучылар гаиләләренә 50дән артык ташлама гамәлдә. Балалар өчен мәктәптә түләүсез кайнар аш, сөт кухнясыннан азык-төлек, автобусларда бушлай йөрү, балалар бакчасында урын, колледжларда һәм югары уку йортларында бюджетта уку һәм тулай торак, ял лагерьларына юлламалар.
Гаилә өчен кайбер салымнардан азат итү, кредит каникуллары, базар бәясеннән түбәнрәк торак, күргәзмәләргә һәм концертларга бушлай билетлар һәм башкалар.
Контрак төзү өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә яисә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (Уфа, Революцион ур., 156);
“Дәүләт хезмәтләре” порталында гариза калдырырга була. Паспорт, хәрби билет (булган очракта), никах һәм бала туу турында таныклык (булган очракта), белем турында документлар кирәк. Контракт хезмәтенә бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия номеры – 122.
Фото: Владимир Гердо / ТАСС