Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
23 гыйнвар , 20:47

Артур Хәсәнов – моңлы егетебез.

Солдат егет яңа җыр чыгарды.

Артур Хәсәнов – моңлы егетебез.
Артур Хәсәнов – моңлы егетебез.

Солдат егет яңа җыр чыгарды.

 

Артур Хәсәнов өлешчә мобилизация вакытында социаль челтәрләр йолдызы - сәләтле җырчы булып танылды.

Якташыбыз солдатның җитди тормышын җырлары белән бизи.

Җырчының татар телендәге яңа композициясе «Казлар» дип атала. Музыка авторы Игорь Дмитриев, ә текстны Илзирә Вәлиуллина язган.

Исегезгә төшерәбез, Артур Хәсәнов өлешчә мобилизация вакытында социаль челтәрләр йолдызы булды. Аның җырчы Филюс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкару видеосы шунда ук таралды һәм аңа көтелмәгән популярлык китерде. Мобилизацияләнгән якташыбызның җырларын барыбыз да яраттык. Аның вокаль сәләте соклангыч!

 

«Башинформа» га Дүртөйле районы хакимиятенең мәдәният бүлегендә хәбәр итүләренчә, Артур Хәсәнов СВО зонасындагы хәрби хезмәтләре өчен IV дәрәҗә Георгий тәресенә лаек булган. "2020 елдан Артур Хәсәнов районыбызның мәдәни-ял итү үзәгендә эшләде. Артур - күпкырлы иҗади кеше, аның яхшы музыка ишетү сәләте бар. Халык һәм эстрада жанрларын белә, татар эстрадасы артистлары белән эшләгән, тавыш яздыру һәм эшкәртү технологияләрен белә», — дип сөйләделәр район хакимиятендә.

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас