Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
18 гыйнвар , 23:00

"Дөньяга булган караш үзгәрде"

Мишкә районы хакимияте башлыгы Лариса Александрова гуманитар ярдәм белән махсус хәрби опреация зонасына барды.

"Дөньяга булган караш үзгәрде"
"Дөньяга булган караш үзгәрде"

 

Фронтка автомобильләр, рация, маскировка челтәрләре һәм хәрби бурычларны үтәгәндә кирәкле булган башка әйберләрне илттеләр.

Лариса ханым МХО зонасыннан кайткач үзенең тәэссоратлары белән бүлешкән.

  • Анда барып андагы тормышны күреп кайтканнан соң дөньяга булган караш үзгәрә, - дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә. – Фронт янындагы территорияләрдә кешеләрнең ничек яшәгәнен күрдек, үзләренең җирләрен саклап, хуҗалыкларын алып барырга тырышалар, балаларын үстерәләр. Тынычлыкның, краннан аккан җылы суның кабедерен белә башладым.Без монда аның кадерен сизмибез дә. Икенчедән, анда безнең егетләрне күреп горурлык хисе күңелләрне били.
Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас