“Татар”га машина бүләк иттеләр

 Семилеткалылар бердәм икән.

“Татар”га машина бүләк иттеләр“Татар”га машина бүләк иттеләр
“Татар”га машина бүләк иттеләр

 Семилеткалылар бердәм икән.

 

Дүртөйле районыннан СВОга мобилизацияләнгән «Татар» кушаматлы егетебезгә якташлары Lada Granta автомобилен бүләк итте. Батыр яугиргә хезмәтендә җиңелрәк булсын дип, Семилетка авылы халкы гуманитар ярдәм күрсәткән. Хәрбигә ачкычларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов тапшырды. "Татар"ның туган якларга кыска вакытлы ялга катуын  белгәч, халык читтә калмый, бөтенесе берләшеп,"Лада Грант"га акча җыйган.

– Бүген күңелле миссия үтәдем – геройга автомобиль ачкычлары тапшырдым. Бу машина авыр хезмәттә ышанычлы ярдәмче булсын", – диде Риф Йосыпов. “Татар”" Херсон юнәлешендә хезмәт итә. Кыю егетебез Суворов медале, «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале һәм генерал Шайморатов медале белән бүләкләнгән. Туган як, якташлар җылысы кунган машина сине саклап йөртсен, “Татар”ыбыз, туган якларга исән-сау кайтырга язсын сиңа!

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас