Иренең СВОда үлүе турындагы хәбәрне ишеткәч, Свердловск өлкәсендә яшәүче хатынның йөрәге туктаган. Аның җирләнүе турында «Екатеринбург онлайн» челтәр басмасы хәбәр итте.
Хатынның ире хәрби хәрәкәтләр зонасында бер елдан артык булган. Бу вакыт эчендә хатыны ире өчен бик борчылган, ире озак вакыт элемтәгә чыкмаганда елаган.
Яңа ел алдыннан ир һәлак булган. Аның белән хушлашу 8 гыйнварга билгеләнгән булган, әмма тол хатын ирен җирләүгә кадәр яши алмаган... Апасы яугирне соңгы юлга озату өчен өчен барысын да әзерләргә өлгергәнлеген аңлаткан. "Ул бик борчылды. Ире бит", - дигән ул.
Гаиләдә 11 яшьлек кыз тәрбияләнә, әлеге авыр хәлдән соң ул ятим калган. Аның өстеннән опеканы олы абыйсы рәсмиләштерергә планлаштыра.