

Моңарчы бакалалылар аны матурлык булдыручы, «Цветочный рай» кибете хуҗасы буларак беләләр иде. Ләкин махсус хәрби операция башланганнан бирле аның тормышында яңа һәм бик тә мөһим эш – волонтер һәм меценат миссиясе барлыкка килде.
Сәгыйть Мөдәрисович генерал Миңлегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабының беренче һәм иң актив ярдәмчесе булды. Аның ярдәме: бер тапкыр булган очрак кына түгел, ә системалы, масштаблы ярдәм. Үз акчасына ул сугышчылар өчен иң кирәкле һәм кыйммәтле әйберләр: квадрокоптерлар, прицеллар, махсус җиһазлар сатып ала. Ул акчаны күчереп кенә калмый, ә ихтыяҗларны ныклап өйрәнә һәм яу кыры проблемаларына төшенә. Иң ачык мисалларның берсе — ул сатып алган, ремонтлаган һәм якташларына алгы сызыкка тапшырган «Нива» автомобиле.
«Сәгыйть Мөдәрис улы алгы сызыктагы һәм волонтерлар штабындагы егетләргә нәрсә кирәклеген интуитив рәвештә сизә кебек, — дип сокланып һәм рәхмәт әйтеп сөйли штаб җитәкчесе Нина Ивановна Дырнаева. — Үтенечләребезне әйтергә өлгермәгәндә дә ул яугирләрнең теләкләрен үти. Мондый кешеләр миллионга бер була».
Ай саен ул хәрбиләргә ярдәм фондына кимендә 20 мең сум күчерә. Ләкин аның кайгыртуы биредә, тылда ярдәм итүчеләргә дә кагыла. Мәсәлән, маскировка челтәрләре үрүче «Көмеш волонтерлар», сугышчылар өчен кием тегүче олы яшьтәге хатын-кызлар — аның игелекле йөзендә чын дус һәм иганәче тапканнар. Сәгыйть ага аларга уңайлы шартлар тудырды.
Аның ярдәмчеллеге чикләр белми. Кызыл Луч халкы өчен «Яхшылык кәрзине» акциясендә балалар өчен бик зур тартма уенчыклар һәм тәм-томнар алып килде. Ә район яшьләр үзәге өчен балалар бәйрәмнәре тагы да күңеллерәк булсын өчен зур курчаклар сатып алган.
Бурычка тугрылык дигән сүзләр дә Сәгыйть Мөдәрисович турында. Яшь чагында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул бүген дә чик буе кардәшлегенә тугры кала. Ветеран-чик сакчылары җәмгыяте җитәкчесе Сергей Такашов сүзләренә караганда, Гыйләҗетдинов җәмгыять оештырган чаралардан беркайчан да читтә калмый, шулай ук чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл куюда зур өлеш керткән.
Мондый изгелекле эшләр игътибарсыз калмый. Сәгыйть Мөдәрисович «Ватанга хезмәт өчен» медале, «Армиягә һәм Хәрби-диңгез флотына тугрылык өчен» медале, «Батырларга «Zа ярдәм» күкрәк билгесе белән бүләкләнде, аны аңа полковник Владимир Гусев тапшырды. Әмма төп бүләк — ярдәм иткән якташларыбыз һәм сугышчыларыбызның рәхмәтлелеге.
Сәгыйть Мөдәрис улы Гыйләҗетдинов – рух көче, юмартлык һәм ярдәмчеллекнең чын могҗизалар эшләвен тере дәлил. Ул үтенечләр көтми, кайда кирәклеген күрә һәм хәрәкәт итә. Аның тыйнаклыгы – корыч холкы һәм гаять зур йөрәгенең чагылышы. Нәкъ менә шундый кешеләр «Ел кешесе» дигән югары исемгә лаек. Әйткәндәй, «Бакалинские зори» район гәзите мөхәррияте дә аны «Ел кешесе» итеп сайлаган һәм бу югары вә дәрәҗәле исемне биргән.