Йөрәктән йөрәккә – Ватан сакчыларына ихлас ярдәм!

Уфа шәһәренең Кирова районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәвләтов фронттагы якташларыбыз өчен гуманитар конвойны илтеште. Гуманитар йөк белән инструментлар, автозапчастьләр, элемтә чаралары һәм мәгариф учреждениеләреннән бүләкләр җибәрелгән.

Йөрәктән йөрәккә – Ватан сакчыларына ихлас ярдәм!Йөрәктән йөрәккә – Ватан сакчыларына ихлас ярдәм!
Йөрәктән йөрәккә – Ватан сакчыларына ихлас ярдәм!

Махсус хәрби операция өч елдан артык дәвам итә, һәм меңләгән якташларыбыз ил мәнфәгатьләрен яклап, алгы сызыкта тора. Бүгенге көндә тылга ярдәм аеруча мөһим — нәкъ менә шуңа күрә Уфаның Киров районы халкы һәм оешмалары хәрбиләр өчен гуманитар конвойлар формалаштыруда актив катнаша.

Әйтергә кирәк, район хакимияте башлыгы Илвир Мәдгать улы күптән түгел хезмәт командировкасы буенча туган якларына кайткан хәрбиләр белән очрашты. Алар арасында танкка каршы батарея командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Евгений; инженер-сапер ротасы командиры урынбасары Алик; һәм танкка каршы батарея взводы урынбасары Илсур. Алар барысы да 2022нче елда мобилизация буенча киткән, ә хәзер контракт буенча хезмәт итәләр.

 — Балаларны күрү, хезмәт, «ленточка» артындагы тормыш һәм гуманитар ярдәм турында сөйләшү куанычлы булды. Алар район халкына гына түгел, күп кенә якташларына да һәръяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр, — диде Нурдәүләтов.

Шулай ук яңарак махсус хәрби операция  зонасы подразделениеләре командирлары Илвир Нурдәүләтовка фронтка ярдәм итүгә керткән өлеше өчен иң югары бүләк — «Доброволец тыла» медален тапшырдылар.

— Бу миңа көтмәгәндә күңелле һәм зур хөрмәт булды. Без бу инициативаны хәрби операция башланганнан бирле дәвам итәбез, һәм ул беркайчан да тукталмады, — дип ассызыклады муниципаль берәмлек җитәкчесе.

Кем ярдәм итә һәм сугышчыларга нәрсә тапшыралар?

Ярдәмне җыю туктаусыз бара: бу инициативага мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт учреждениеләре, югары уку йортлары, медицина оешмалары һәм предприятиеләр кушылды. Мәсәлән, 153нче санлы лицей укучылары яугирләргә көнкүрештә кирәк булачак янгын сүндергечләр, озынайткычлар һәм кәгазь тапшырдылар. Мәктәп укучылары, студентлар һәм оешма хезмәткәрләре үз туганнары өчен шәхси посылкалар кертә, ә предприятиеләр инструментлар, төзелеш материаллары, автозапчастьлар, квадрокоптерлар, элемтә чаралары һәм хәтта техника — квадроцикллар һәм мотоцикллар бирә.

Эшмәкәрләр һәм бизнес-бергәлекләр аерым ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, Уфа футбол мәктәбе директоры Артур Гатиатуллин бензопила һәм шуруповертлар тапшырды, ә «Лайф Групп» ҖЧҖ генераль директоры Владик Хөснетдинов — дрельләр, пычкылар, перфораторлар һәм башка инструментлар җибәргән.

28нче гуманитар конвой илтеп тапшырылган

28нче гуманитар конвой МХО зонасына җибәрелгән инде. Конвойны маршрут буйлап Киров районы администрациясе башлыгы Илвир Нурдәүләтов озатып йөрде.

 — Шәхсән үзем Уфаның Киров районыннан гуманитар конвойларыбызны озата барырга тырышам, чөнки инде туган кебек кешеләргә әйләнгән егетләр белән очрашкач, тирән һәм җитди уйлар белән кайтасың, — дип белдерде ул.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Илвир Нурдәүләтовның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән.

Йөрәктән йөрәккә – Ватан сакчыларына ихлас ярдәм!
Йөрәктән йөрәккә – Ватан сакчыларына ихлас ярдәм!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас