Чакмагыштан Фликс Якупов яугирләргә үзе ясаган гармунны тапшыргаң

Яңа ел алдыннан Чакмагыштагы Миңнегали Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабында гаҗәеп хәл булгән.

Чакмагыштан Фликс Якупов яугирләргә үзе ясаган гармунны тапшыргаңЧакмагыштан Фликс Якупов яугирләргә үзе ясаган гармунны тапшыргаң
Чакмагыштан Фликс Якупов яугирләргә үзе ясаган гармунны тапшыргаң

Матур-матур гармуннар ясаучы чын оста һәм талантлы музыкант — Фликс Якупов килгән. Фликс Шәехович виртуоз-гармунчы, республика конкурсларында катнашып кына калмый, ул үзе дә бу уен коралларын ясый!

Нәкъ менә шундый, үз куллары белән эшләнгән уникаль гармунны ул безнең хәрбиләребезгә тапшырды.

«Бу инструмент — гади музыкага караганда күбрәк. Бу йортның бер өлеше, останың кул җылысы һәм көчле ярдәм зарядын үз эченә алган. Бу гармун тавышы безнең яклаучыларыбызны дәртләндереп җибәрсен, аларны туган якта ничек көтүләрен һәм алар белән горурлануларын исләренә төшерсен», — ди Чакмагышның яшьләр үзәге белгечләре.

Тиздән, гармун гуманитар йөк партиясе белән махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәреләчәк.

Фликс абый Якуповка таланты, юмартлыгы һәм яугирләргә ярдәм итүдә актив катнашуы өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Юлай НИЗАЕВ.

Рәзифә СӘХАПОВА фотосы.

Чакмагыштан Фликс Якупов яугирләргә үзе ясаган гармунны тапшыргаң
Чакмагыштан Фликс Якупов яугирләргә үзе ясаган гармунны тапшыргаң
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас