

«Салавает Юлаев» исемендәге батальон яугирләренә фронтның алгы сызыгында дәүләт бүләкләре тапшырганнар.”Башкорт батальоны” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, “Анис” һәм “Топаз” позывнойлы яугирләр “Батырлык өчен” медаленә лаек булган.
Харьков юнәлешендә аларга бүләкләрен Русия Герое, Росгвардиянең 116 нчы спецназ бригадасы командиры Руслан Гарифуллин тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.