Махсус хәрби операция
27 Декабря 2025, 16:50

Ветераннарга - акыллы йортлар

Башкортстанда 51 йортны МХО ветераннарына җайлаштырганнар.

Ветераннарга - акыллы йортларВетераннарга - акыллы йортлар
Ветераннарга - акыллы йортлар

 

Бу турыда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конферениясендә МХОда катнашучыларны яклау республика үзәге директоры урынбасары Ирек Зарипов хәбәр итте. Фонд “акыллы йорт” системасын эшләүне дәвам итә. Комиссия инвалидның йортын тикшерә, аннан документлар пакеты эксперт советына җибәрелә. Ветеранның йортына төтен, су, газ датчиклары, “Алиса” акыллы колонкасы, робот-тузансуырткыч һәм башка җиһазлар куела. Хәтта тәрәзә пәрдәләрен телефон аша гына ябып та була. Бүгенге көндә 195 йортны караганнар. Һәр яугирнең йорты аерым рәвештә тикшерелә, аңа нинди җайланмалар кирәклеге ярасына карап билгеләнә. Караватлар, тренажерлар, акыллы кухня гарнитурлары сатып алалар. Моның өчен 3 айдан 6 айга кадәр вакыт үтә, чөнки җиһазларны заказ белән эшлиләр.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас