Махсус хәрби операция
26 Декабря 2025, 11:15

Шәйморатов исемендәге штаб волонтёры СВО яугирләр өчен 42 мич ясаган

Афәрин, егетләр! 

Шәйморатов исемендәге штаб волонтёры СВО яугирләр өчен 42 мич ясаганШәйморатов исемендәге штаб волонтёры СВО яугирләр өчен 42 мич ясаган
Шәйморатов исемендәге штаб волонтёры СВО яугирләр өчен 42 мич ясаган

 «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәләрендә эшләүче Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штаблары Башкортстанда ярдәм һәм бердәмлек үзәкләренә әверелде.

Биредә көн саен йөзләгән битараф булмаган кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен берләшәләр: маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре куялар, гуманитар посылкалар әзерлиләр. Шуларның берсе - Стәрлетамак районының Рощино авылыннан 24 яшьлек Радмир Камалетдинов.

Эш сменасыннан соң ул әтисе белән гаражларында блиндажларны җылыту өчен мичләр ясыйлар. Радмир һәр эшләнмәне «КАМА 02» фирма билгесен куя.

"Көндез Мин заводта электромонтер булып эшлим. Эштән соң әтием белән гаражга барып, мичләр ясыйбыз. Салкыная башлагач, уйлый башладым: миңа суык икән, димәк, егетләргә блиндажларда да салкын. Без әти белән башка егетләр үрнәгендә конструкцияне бераз үзгәрттек һәм аларны үзебезчә эшли башладык", - дип сөйләгән Радмир.

Бүгенге көнгә 42 мич җитештерелгән һәм фронтка озатылган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас