Махсус хәрби операция
24 декабрь 2025, 10:54

Яугирләр дингә якыная

Донбасста гыйбадәтханә төзеделәр.

Яугирләр дингә якынаяЯугирләр дингә якыная
Яугирләр дингә якыная

Донбасста гыйбадәтханә төзеделәр.

 

Башкортстан хәрбиләре Донбасста гыйбадәтханә төзеде. Салават Юлаев исемендәге батальон яугирләре Донецк Халык Республикасында шул изге эшне башкарды.

 19 декабрьдә, изге Николай Чудотворецны искә алу көнендә аны ачтылар. Төзелеш идеясен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдергән. "Молодежная газета" га Башкирия башлыгының Россия милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагужин сөйләгәнчә, командировкаларның берсендә Радий Хәбиров бу урында гыйбадәтханә  төзергә тәкъдим иткән. Башкортстан – күпмилләтле республика, ә хәрбиләр арасында төрле дин кешеләре булганлыктан, идея уңай кабул ителгән. Сүз уңаеннан, элегрәк сугышчылар үз көчләре белән янәшәдә мәчет төзегәнлеген дә әйтеп китик.

- Башкортстаннан гуманитар ярдәм алып кайттык — менә дигән эшлекле агач материалы. Без аңа карадык та: игелекле эшкә җибәрәбез, - дидек. Дүртесе дә, үз көчләре белән, бура кисәргә керештеләр. Үлчәмне җыйнак, ләкин лаеклы итеп сайладылар – алтыга-алты. Барысы да әзер булгач, аны сайлаган урынына күчерделәр. ул урынна чүп үләннәребаскан иде. Шуңа күрә, башта территорияне чистарттылар, барысын да төзекләндерделәр, бура куйдылар һәм түбәсен яптылар. Яңа гыйбадәтханә дә шундый ук зурлыкта: ул бик якты һәм уңайлы килеп чыкты, - дип уртаклаша Баймак районыннан “Моджахед” кушаматлы хәрби.

Гыйбадәтханәне ачуда катнашкан Хәмзә хәзрәт борынгы заманнардан бирле ихтыяҗ булган «Аллаһы йортлары» булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

 - Күп кенә подразделениеләрдә, бигрәк тә безнең башкорт батальоннарында һәм полкларында мәчетләр, храмнар-блиндажлар төзелә, - диде ул. - Дингә ышанучы мөселманнарга җомга гыйбадәтләрен үткәрү, вәгазьләр тыңлау һәм намаз уку өчен мәчетләр кирәк. Христианнар, үз чиратында, якшәмбе көнне чиркәүләргә йөриләр, туганнары һәм якыннарының сәламәтлеге өчен, һәлак булган полкташларының тынычлыгы өчен шәмнәр куялар.

Яугирләр дингә якыная
Яугирләр дингә якыная
Яугирләр дингә якыная
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас