Нәфис затларның шулкадәр көчле булуына сокланырлык.
Артур Вильданов махсус хәрби операциягә шулай дип китте.
Һәр вакыйганың, һәр очрашуның үз сәгате бар. Ничәмә-ничә тапкыр сыналган инде бу. Һәр очрашу артында ниндидер билгесез яшерен сәбәпләр тора кебек. Күңелгә кереп калган кайсыдыр хәл яисә вакыйганың дәвамы булачагына шикләнәсе юк икән...
Бер еллап элек “ВК”да бер видеога тап булдым: зур гөлләмә тоткан яугир, җил капканы ачып кереп, йортка таба юллана. Ул СВОдан ялга кайткан! Аны монда иң якын, иң кадерле кешеләре көтә. Капкадан үтүгә үк зур өенең тәрәзәләренә күз сала, ашыгып атлый. Шулвакыт аның бер аягы таеп китә. Аяк астында юка гына, әмма боз икән...
Инде менә ул өйдә. Ишек катында аның кочагына ике улы ташлана. Алар берсеннән-берсе бәләкәй. Газизләрен күтәреп алган ир каршында елап күзләре шешенеп киткән япь-яшь хатыны... Аннары яугир залда, үзенә талпан кебек ябышкан ике улын итәгенә утырткан, аларны кысып-кысып коча, аркаларыннан кагып ярата, тирән сөю белән әле берсенә, әле икенчесенә карый. Малайлар, җылы эзләгән чебешләр кебек, әтиләренең кочагына ныграк, ныграк елыша. Әтиләре аларның матур итеп киселгән чәчләренә битен тери, тагын кысып ярата, тагын үбә...
Ул вакытта бу яугирнең язмышы, алгы сызыкта ут астында йөрүче башка меңләгән якташыбызныкы кебек, миңа бөтенләй таныш түгел иде. Мин аның каян, кем булуын да белми идем. Ул язмыш сынавына дучар ителгән бер якташым, гаиләсен яклап, алгы сызыкка киткән кыю ир-егет иде. Әмма бу видеоязма күңелгә кереп урнашты, бу яшь гаилә – чибәр ир белән хатынны берләштергән парлылык, үзләре кебек сөйкемле балалары, аларның шушы ничәдер минутлык кадрларга кереп калган тормышы күңелдән чыкмый озатып йөрде...
Бу көннән инде шактый вакыт узган иде. Көннәрдән беркөнне язмыш мине Елена белән очраштырды. Ул – мине тирән уйларга салган видеодагы яшь солдат хатыны үзе иде! Тик бу икенче Елена иде инде. Бу сөеклесен сагынып көтеп алган бәхетле Елена түгел, сыңар канаты сынган солдатка иде... Нәнәйләр язмышын уртаклашкан, бүген безгә үткән буыннарның рух ныклыгын үз мисалында танытучы яшь тол хатын иде.
Бер канаты сынса да, рухы белән сынмаган, сөекле ирен югалту кайгысы никадәр авыр булса да, башын имәгән, ике улы – ике ышанычы хакына лаеклы тормыш дәвам итүче, тормышны үзләре төзергә тырышканча алып баручы, кайгысыннан тешен кысып, башкаларга, үзе кебек авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузучы көчле Елена иде...
...Елена белән Артур 2015 елда яратышып кавышалар. Елена тимер юл станциясендә хезмәт иминлеген саклау бүлегендә инженер була, ә Артур төрле араларга машинасында йөк ташый. Яшь гаиләдә барысы да көйле бара. Беренче мәхәббәт җимешләре Роман туа. Ул дүрт яшькә җитүгә тагын бер тупылдап торган егетне – Аланны алып кайталар. Бәхетле чакта гомер узганы сизелми бит. Елена белән Артур да шулай гөрләтеп яшиләр, якты хыяллар корып эшлиләр, матур тәрбия биреп, ике бөркетне үстерәләр. Мизгелләр алмашынып, 2022 елның көзе җитә. 34 яшьлек Артур өлешчә мобилизация буенча Әлшәйдән ерак яткан җирләргә хәрби походка кузгала.
Кыю һәм зирәк ир-егет башта рядовой була. Откырлыгын, кыюлыгын тиз күреп алалар. Инде бераздан ул лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Артур Вильданов, мотоукчылар ротасында взвод командиры булып, катлаулы һәм җаваплы бурычларны үти башлый. Батыр һәм курку белмәс якташыбызның сугыш кырында күрсәткән каһарманлыгы “Батырлык өчен” медале, Шәйморатов ордены белән билгеләнә. Кыска вакытлы ялга кайтып урау бәхете дә тия. Шул көннәр, гомерлек сагышлы, юксынулы истәлек булып, әнә шул видеода саклана...
Елена да ире алгы сызыкта булганда кул кушырып утырмый. Өмет, ышаныч белән генә көннәрне, атналарны, айларны тоташтырып торган вакыт акрын уза. Көзләрдән соң кышлар, кышлардан соң бөтен дөньяга яңа тормыш, яңа сулыш алып килгән язлар килә. Елена фронттагы якташларга ярдәм итү эшендә була. Аның янәшәсендә шундый ук актив ханымнар туплана. Гуманитар конвой җыюда катнашалар. Шулай вакыт тизрәк уза. Фронттагыларга ярдәм хәстәрләгәндә җанга рәхәтлек килә, сөекле иренә бик аз гына булса да җиңелрәк булсын дип тырыша Елена. Күпләрнең кыюлыгы җитмәгән адымны ясаудан да авырсынмый – алгы сызыкка гумконвойны озата бара. Ул анда кадерлесен күрү бәхетенә ирешә. Их, әгәр дә ул соңгы күрешү булмаса...
2024 елның язы Еленаның хәтерендә Артуры белән гомерлеккә аерган салкын мизгел булып калган. Чираттагы тапкыр хәрби бурыч белән киткән Артур Флүр улының 6 апрельдә һәлак булуы турында хәбәр килә. Ә ярты елдан, 3нче октябрьдә, Еленаның зур тырышлыгы белән дә, батыр егетне туган ягында җир куенына тапшыралар. Артур Вильдановка һәлак булганнан соң “Батырлык” ордены бирелә.
Елена Вильданова – хәзер дә актив волонтер. Кешеләр язмышына битараф булмаган җаннарны берләштерүче, "Ышаныч" волонтерлык хәрәкәте дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләүче кешеләрне берләштерә. Төрле язмышларга битараф булмаган Валентина ханым Табилова оештырган волонтерлар хәрәкәте шундый чакыру ташлаган: “Дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләүче кешеләр аны үзләреннән башлый. Дөньяга нидер бүләк итәрлегең булса, хәйриячелек һәм игелекле эшләр кызыксындырса, безгә кушыл!”
Волонтерлар СВОдагы якташларга ярдәм итү белән генә мәшгуль түгел, алар үзләре янәшәсендә яшәүче, авыр хәлдә калган һәр кешегә ярдәм кулы суза. Язмыш сынауларына бик иртә дучар ителгән, Раевка балалар приютында тәрбияләнүче үсмерләр дә, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр дә аларның игьтибарыннан читтә калмый.
хезмәт иткән взвод саны белән аталды, анда тол калганнар да, ирләре исән булганнар да аралашабыз . Аена бер тапкыр кафеда җыелышып утырып, сөйләшәбез. Ниләр борчый, нәрсәләрне хәл итәсе бар – шуларны хәл итү юлларын карыйбыз. СВОга киткән якыннары – ирләре, уллары турында күптән элемтәгә чыкмаган, яки тагын да авыррак, аңлаешсызрак хәбәрләр килгән кешеләр миңа мөрәҗәгать итә. “Кая барырга, ничек эзләргә?”– дип киңәш сорыйлар. Мин белгәннәрем, кемнәргә, кая язганым һ.б.белән уртаклашам. Әз генә ярдәмем тисә дә әйбәт. Ул юлны мин үзем үттем бит...
Елена улларын әтиләренең матур үрнәгендә тәрбияләү белән мәшгуль.
күрсәтелә. Безне концертларга, чараларга чакырып торалар. Район хакимияте ярдәм итә. “Ватанны саклаучылар”фондының филиалы эшли. Бөтен чараларны социаль координатор белән оештыралар, Уфага да чакыралар. Быел Роман, районнан бердәнбер бала буларак, Мәскәүгә Президент чыршысына барачак. Аны конкурс нигезендә сайлап алдылар. Улыбыз әтисе горурланырлык булып үсеп килә. Алан әле балалар бакчасына йөри. Караучыбызны югалту буенча пенсия алам. Яңа йортка күчендек. Әлеге вакытта “Раевсахар” оешмасында логистика буенча белгеч булып эшлим. Буш вакытларымда үзмәшгуль буларак визажист булып эшләргә әзерләнәм, әле салон буласы бинаны төзекләндерү эшләре бара.
Язмышына төшкән сынауны күтәрә белүче Елена шулай тормышын һәм тормышларын дәвам итә. Ике канаты булган ике улын лаеклы, әтиләренең рухы шатланырлык итеп үстерү аның бурычы. Ә Артур белән ул бер генә минутка да аерылып тормый кебек. Әз генә буш вакыты булуга Елена аның янына ашыга. Үзе исән чагында һәрвакыт бүләк иткән кебек, иренең каберенә чәчәкләр илтә. Бу минутлары аның аерым, үзе генә аңлаган, сөеклесе белән менә шулай очраштырыр, ифрат кадерле, серле, шул ук вакытта җан әрнеткеч газаплы мизгелләрен тәшкил итә. Ә уйлардан авыр пәрдәләр корылган йокысыз озын төннәрдә яшь хатын шигырьләр яза. Саф хисләре тигез булып ак кәгазьгә ята. Яшьнәп үткән яшьлек елларының якты истәлеге, сөеп тә, сөелеп тә, күреп тә туймаган иренең һәрвакыт яшь калыр елмаюлы чибәр йөзе, аның кара күзләре ялгыз хатынга көч тә, үз-үзенә ышаныч та бирә. Улларына әйтер кирәкле, акыллы сүзләрне дә алар шул “очрашулар” вакытында бергә таба. Чөнки алар шул җырлап торган шигырь юлларында һәрвакыт бергә. Еленаның янәшәсендә, мин кайчандыр күргән видеодагы кебек, ак чәчәкләрдән гөлләмә тоткан көчле ихтыярлы, батыр һәм ватанпәрвәр рухлы Артуры...