ВДВ гаскәрләренең Матвей Пинск исемендәге 134 нче танк батальоны яугирләре хатлар язып, посылкалар салучыларга чиксез рәхмәтләрен белдерә. Бер яугир кыска вакытлы ялга кайткан вакытында Уфа шәһәренең 86 нчы санлы гимназиясендә укучылар белән очрашкан. Ул үзенә шәхсән ярдәм иткән хат язучы укучы кыз бала белән очрашкан.
Бу гимназия укучылары ике ел элек СВодагы яугирләргә хат язган булганнар. Бер кыз бала язган хат ВДВ гаскәрләрендә хезмәт итүче яугиргә эләгә һәм андагы сүзләр аның өчен талисманга әверелә. Яугир мөмкинлек булу белән үзенә хат язучы кызны табарга сүз бирә. Ул гимназиягә дәрес вакытында килгән һәм кызга чәчәкләр алып килгән. Укучыларга сугышта бу хатларның ничек итеп үзләренә ярдәм итүләре ахкында сөйләгән.