

Иске Куян авылы мәктәбендә "Герой парталары" н ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар — һәлак булган каһарманның туганнары, абыйлы-энеле Раил һәм Илфир Зариповлар, МХО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының социаль координаторы Анжела Викторовна Алчинова, Бакалы районы буенча"Балачак навигаторлары" муниципаль координаторы Елена Владимировна Назарова, "Алдынгылар хәрәкәте" белгече Ангелина Вениаминовна Исавлина катнашты.
"Герой партасы" 2024 елның 1 гыйнварында фаҗигале рәвештә һәлак булган Украинадагы махсус хәрби операция яугире, шушы мәктәпне тәмамлаган Илнар Мисбах улы Зарипов истәлегенә ачылды.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен Илнар вафат соң да Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Почетлы "Герой партасы" артына беренче булып утыру хокукы мәктәпнең уку алдынгылары Кирилл Чернов һәм Даниил Рамазановка бирелде.
Якташыбызның кыска гомере һәм батырлыгы һәркем өчен үрнәк һәм намус дәресе булсын. Бу көн безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, һәм без Илнар Мисбах улының батырлыгын мәңге истә тотарбыз, дип язалар мәктәп сайтында.