Барлык яңалыклар

Үз күзләренә ышанмый торган

Яугир алгы сызыкта таныш исемнәргә тап булган!

Үз күзләренә ышанмый торган
Үз күзләренә ышанмый торган

Яугир алгы сызыкта таныш исемнәргә тап булган!

 

СВОда алгы сызыкта хезмәт итүче “Ландыш”  2015 елда Илеш районы Базытамак урта мәктәбен тәмамлаган кыю егет.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә туган телгә сөюне анда укытучысы Ильмера Ахунова уяткан. Ә менә ун елдан соң, сугышлар барган җирләрдә, уйламаганда, көтмәгәндә, ялгыш кына бер гәзиттә яраткан мәктәбендә барган эшләр турында хөрмәтле укытучысы язган мәкаләгә тап булган ул.

 Нарядта торганда “Ландыш”ның күзе шунда яткан “Өмет” гәзитенә төшә. Караса – “Чаткылар”. Игьтибар белән караса – Базытамак мәктәбе, диелгән, Авторы – Ильмера Ахунова!  “Ландыш”ның гаҗәпләнүенең һәм сөенүенең  иге-чиге булмаган. Һәм егет, бер җае чыккач, бу вакыйга турында кыска гына видео ясап, әтисенә юллаган.

Билгеле, “Өмет” гәзите дә гумконвой белән барып җиткәндер. Аны егетләргә юллаган кешегә рәхмәт. Бу адымыгыз белән сез яугирләребезгә иксез-чиксез өмет бүләк иткәнсез. Без үзебез дә, җае килгәндә, гуманитар конвой белән  туган телдәге гәзит-журналларны юллыйбыз.  Беләбез, ул да ярдәм. Сагынганда туган як хәбәрләре белән танышып, талчыккан җаннарына  ял алсалар, ахырда гәзит белән учак ягарга, дым тарткан аяк киемнәрен дә киптерергә, җылынырга да була.  

Рәхмәт сиңа, “Ландыш”. Туган якта тормыш шул агышта дәвам итә. Сез генә исән- сау йөреп кайтыгыз, егетләр.

Ә сез, дуслар, әтиләре, ирләре, уллары, якыннары СВОда хезмәт иткән гаиләләргә “ Өмет” яздырып бүләк итә аласыз.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас