Илеш егете кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Каһарманнарны танып торырга кирәк! Илеш районының Марино авылынан СВода хезмәт итүче яугир, ерейтор Денис Айтиев чын батырлык күрсәткән. Ул 17 минут эчендә ялгызы гына дошманның терәк пунктын алу буенча операция үткәргән. Батырлыклары өчен ул Русия Президенты Владимир Путинның Рәхмәте белән бүләкләнде һәм “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим ителде. Бу гамәл туганнарында һәм якыннарында гына түгел, Илеш районында һәм илебездә яшәүчеләрнең барысында да ихтирам һәм соклану уята. Мондый геройлар безне авырлыкларны җиңәргә рухландыра һәм чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып тора. Дан сиңа, Денис. Исән-сау бул, кыю егет!
Фото: kiziltan.ru