Барлык яңалыклар

Яугирләр югары дәүләт бүләкләрен алды

Махсус хәрби операциядәге Салават Юлаев исемендәге батальонның 30дан артык яугире югары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Ростов өлкәсендә, бүлекчәнең вакытлыча дислокация пунктларының берсендә узды.

Яугирләр югары дәүләт бүләкләрен алды
Яугирләр югары дәүләт бүләкләрен алды

Русия милли гвардиясе гаскәрләренең Салават Юлаев исемендәге батальонның 30дан артык хәрби хезмәткәре Батырлык ордены, аннары Жуков, I һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнде. Хәрби каһарманлыклары өчен бүләкләрне аларга «Идел» бригадасы командиры тапшырды.

Бүләкләнүчеләрнең берсе - «Булыч» позывнойлы. Ул актив хәрәкәтләр бүлекчәсе яугире. Яу яланында күрсәткән батырлыклары өчен башкорт батальоны хәрбие Батырлык орденына лаек булган.

"Безнең егетләрнең дәүләт бүләкләре - аларның югары мотивацияле һәм яхшы әзерлекле булуларының тагын бер дәлиле. Һәм иң мөһиме - хәрби бәрелеш линиясендә тәэсирле нәтиҗәләргә республиканың сизелерлек ярдәменнән башка ирешеп булмас иде. Шуңа күрә хәзер безнең яугирләр алдагы хәрби бурычларны үтәүгә тыныч әзерләнә", - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгының РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе, Салават Юлаев исемендәге батальон булдыру инициаторы Артур Юмагужин.

Моңарчы Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләре яу кыры зонасына башкорт каеннарын утыртканнар иде.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Яугирләр югары дәүләт бүләкләрен алды
Яугирләр югары дәүләт бүләкләрен алды
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас