Барлык яңалыклар

Яугир хатынына ярдәм кулы суздылар

Уфада махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә ярдәм иттеләр: янган йорт калдыкларын чистарттылар. 

Яугир хатынына ярдәм кулы суздылар
Яугир хатынына ярдәм кулы суздылар

Уфаның Октябрь районы башлыгы Антон Тарасов социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, күптән түгел узган шәхси кабул итүдә аңа махсус хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше мөрәҗәгать иткән.

"Сөйләшү барышында ул бер проблема турында сөйләде: участок территориясендә чыккан янгыннан соң янган йортның калдыклары калган, аларны чистарту кирәк булган. Без бу мөрәҗәгатькә кичекмәстән җавап бирдек. Мәсьәләне хәл итүгә оператив рәвештә коммуналь хезмәткәрләрне һәм махсус техниканы җәлеп иттек. Кыска вакыт эчендә территорияне чистарту буенча барлык эшләр башкарылды. Яугир хатыныннан рәхмәт сүзләре белән җавап алдык. Безнең өчен түләүләр һәм ташламалар белән бәйле мәсьәләләрне генә түгел, ә хәрбиләрнең гаиләләре очраша торган көнкүреш проблемаларын да оператив хәл итү мөһим", — дип ассызыклады Тарасов.

 

Яугир хатынына ярдәм кулы суздылар
Яугир хатынына ярдәм кулы суздылар
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас