Бүген ил, республика җитәкчелеге һәм, гомумән, ил язмышына битараф кала алмаган һәркем махсус хәрби операция сугышчыларына, аларның гаиләләренә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Әлеге максаттан чыгып, республикада күп оешмалар барлыкка килде. Мәсәлән, “Башкортстанның ышанычлы тылы” оешмасы йөзгә якын гуманитар йөк җыеп озаткан. Җибәрелгән кием-салымнар, дарулар, техника, окоп шәмнәре, коры душ кирәк-яраклары, ашлар (борщ, кискән токмач, рассольник), боткалар, энергетик батончиклар, сохари яугирләребезгә якташларның кайгыртуы буларак аеруча кирәк. “Щит” оешмасы маска челтәрләре үрү белән шөгыльләнә. Алар үргән маскалар егетләребезнең гомерен саклап калуга үз өлешен кертә. Авылларда кешеләр берләшеп, яу кырына төрле ярдәм җыя. Районнар һәм шәһәрләрдән гуманитар йөк илтәләр.
Яугирләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә. МХО яугирләре гаиләләре комитеты эшли башлады. Бу турыда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Комитет составына Русия Геройлары Миңлегали Шәйморатов һәм Александр Достовалов исемендәге батальон яугирләренең тормыш иптәшләре, ата-аналары, шулай ук “Башкортстанның ышанычлы тылы” оешмасы волонтерлары кергән. Ленара Иванова билгеләвенчә, мондый оешмалар РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән ил буенча оештырыла башлаган.
Яугирләргә каралган түләүләр
Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле түләүләр каралган. 2023 елда бу максатларга 5,1 млрд сум акча юнәлтелгән булса, 2024 елда республика казнасында 6,1 млрд сум акча бүленгән. РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән яугир түләүләрне тәгаенләнгән урынга барып җиткәнче үк ала. Рядовойлар өчен – 35-40 мең сум, сержантларга – 45-50 мең, прапорщикларга – 50-60 мең сум акча түләү каралган. Елына бер тапкыр 20 мең сумнан алып матди ярдәм, 20 мең сумнан “подьем”ный бирелә. 1 елдан артык вакытка контракт төзегән очракта бе тапкыр 195 мең сум акча түләнә. МХОга юллану белән яугирләргә тәүлегенә 4 240 сум командировочный, ай саен ике оклад 20-35 мең сум, ай саен – 37 мең сум социаль түләү каралган.
Яраланган очракта 3 млн. сум түләнәчәк.
Яугир һәлак булган очракта гаиләсенә 12 млн. 400 мең сум һәм шуңа өстәп республика казнасыннан 2 млн. сум түләү каралган. Контракт төзегән яугиргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә.
МХО зонасында күрсәткән батырлыклары өчен яугирләргә Русия Герое исеме бирелергә мөмкин. Мәсәлән 2022 елда безнең республикадан биш яугир шушы югары исемгә лаек булды.
Гаиләләре өчен ярдәм
Республикада яугирләрнең гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең күптөрле чаралары эшләп килә. Шуларның берсе – психологик ярдәм. Алар өчен махсус психологик үзәкләр эшли. Әгәр көнкүрештә физик ярдәм кирәк булса, волонтерлар сорап Шәйморатов исемендәге штабка яисә Дәүләт яшьләр комитетының штабына мөрәҗәгать итәргә була.
Бушлай юридик консультация, мәгълүмати һәм хокукый ярдәм күрсәтелә. Кайнар линияләр буенча барлык сорауларга да җавап алырга мөмкиннәр.
МХОДа катнашучыларның балалары өчен түбәндәге ярдәм каралган:
- белем алу сертификатлары;
- тулай торакта урын;
- лагерьларга юллама һәм башкалар.
- МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына: санаторийларга бушлай юллама;
- базар хакыннан түбән бәягә фатир сатып алу;
- көнкүреш проблемаларын хәл итү (әйтик, аптекадан дару алып кайту, утын яру, кар чистарту);
- 10 процент хакын түләп утын сатып алу;
- газ кертү өчен 100 мең сумга сертификат;
- бушлай социаль хезмәт алу һәм башкалар каралган.
Социаль ярдәм чараларының тулы исемлеге белән “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы сайтында танышырга була.
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА әзерләде.