Барлык яңалыклар

Яугир туган авылы мәктәбендә химия кабинетын җиһазларга ярдәм күрсәткән

Учалы районының Илче авылы мәктәбендә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа химия кабинеты ачылды. Муниципалитет хакимиятендә хәбәр итүләренчә, кабинетны ачу мәктәпне тәмамлаучы, махсус хәрби операциядә катнашучы Рөстәм Яппаров инициативасы ярдәмендә мөмкин булган.

Яугир туган авылы мәктәбендә химия кабинетын җиһазларга ярдәм күрсәткән
Яугир туган авылы мәктәбендә химия кабинетын җиһазларга ярдәм күрсәткән

Ул үзе укып чыккан йортының химия кабинетын заманча җиһазлар һәм уңайлы мебель белән тулыландырган. Хәтта аның  иптәшләре дә бу изге эшкә финанс ярдәмен күрсәткән. Менә күптән түгел генә Рөстәм Яппаров туган авылы мәктәбендә кунак булды. Укучылар аны мавыктыргыч мастер-класслар белән хәйран калдырган, ә химия укытучысы Миләүшә Нуриева белән берлектә яңа кабинетта беренче тәҗрибәләрен үткәрделәр.

Район башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Гүзәлия Шагалина МХО яугирләренә шундый зур бүләк һәм үсеп килүче яшь буынга күрсәткән игътибарлары өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Ул яңа кабинетның яшь талантлар һәм киләчәк галимнәрнең уку үзәгенә әвереләчәгенә ышана.

Искәртеп узабыз: Рөстәм ага — запас офицеры, 2022нче елда МХО зонасына хезмәт итәргә киткән. Яу кырында берничә тапкыр яраланган, октябрь аенда сәламәтлеге буенча демобилизацияләнгән. Батыр якташыбызны «Батырлык өчен» (За отвагу) медале белән өч тапкыр, шулай ук Суворов, «Кыюлык өчен» (За храбрость), «Хәрби фидакарьлек өчен» (За воинскую доблесть) медальләре белән бүләкләнгән.

Моңа кадәр «Башинформ» хәбәр итүенчә, яугирләр Уфа халкына автомобиль өчен рәхмәтләрен белдергән иде.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Яугир туган авылы мәктәбендә химия кабинетын җиһазларга ярдәм күрсәткән
Яугир туган авылы мәктәбендә химия кабинетын җиһазларга ярдәм күрсәткән
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас