

Махсус хәрби операция башланган көннәрдә үк ул яу кырына киткән. Контракт тәмамланганнан соң 2022 елда өенә кайта һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү белән шөгыльләнә башлый. Бүген исә Рафаэль ага Нефтекаманың хокук саклау органнарында хезмәт итә һәм бер үк вакытта Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында укый.
Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан Геройлары» проекты февральдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Геройлар вакыты» федераль башлангычының төбәктәге дәвамы буларак эшләтеп җибәрелде. Программада МХО зонасында хезмәттәге һәм демобилизацияләнгән хәрбиләр катнашу мөмкинлегенә ия.
Фото: «Башинформ».