Махсус хәрби операция
21 Ноября 2025, 05:10

“Хәлне җентекләп аңлата алырлык экспертлар кирәк”

Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты белән очрашты.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
Фото:https://www.bashinform.ru

Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе Данияр Абдрахманов республиканың Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты әгъзалары белән очрашты. Иҗтимагый оешма ил төбәкләрендә 2022 елда Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды.

Данияр Абдрахманов әйтүенчә, комитет МХОда катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итүдә мөһим роль уйный.

“Республика районнары һәм шәһәрләре халкы белән 50дән артык күчмә очрашу уздырылды. Комитет тарафыннан гражданнардан йөз меңнән артык сорау кабул ителде һәм эшкәртелде. Бу бик зур ярдәм”, – диде Данияр Абдрахманов.

Республикада “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалы, МХО ветераннары ассоциациясе актив эшли. Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты, башка оешмаларның эшен кабатламыйча, уникаль бурычлар белән шөгыльләнә.

Очрашуда шулай ук МХО ветераннары белән эшләү өчен психологлар әзерләү һәм сугышчыларга диспансеризация үткәрү мәсьәләләре каралды. Данияр Абдрахманов хәрбиләрнең гаиләләре очраша торган проблемаларны актив яктыртырга тәкъдим итте.

“Бер төбәктә мәктәптә балаларны “аз керемле” һәм “МХО”га бүлгәннәр. Болай ярамый. Без бу юнәлештә мәгълүмати эшне көчәйтергә әзер, хәлне җентекләп аңлата алырлык экспертлар кирәк”, – дип билгеләде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас