

Башкортстанда инвалидлык алган махсус хәрби операция ветераннарына торак биналарын җайлаштыруны дәвам итәләр.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы адаптацияләү белән шөгыльләнә. Сугышчы янына тиешле үлчәмнәр ясау һәм нозологияләр буенча чек-битләр тутыру өчен махсус комиссия килә, аның составында фондның республика филиалы җитәкчесе урынбасары, инвалидлар белән эшләү буенча эксперт һәм социаль координатор.
Документлар һәм гариза «Ватанны саклаучылар» фондының эксперт советына килештерүгә җибәрелә. Уңай карар чыгарылганнан соң торакны адаптацияләү процессы башлана.
Бәләбәй районында щлеге вакытта ике СВО ветеранының торакларын җайлаштыралар – махсус комиссия алар янына октябрь ахырында килгән. Документларны социаль координатор Юлия Хөсәенова әзерләргә булышты.
Приютово бистәсеннән Илнур Нагуманов СВО зонасына Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннән соң эләккән. Хәзер ул бистәнең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Түләүне алгач, сугышчы балалар йортына зур ярдәм күрсәткән.
Шамил Мәдгазин 2022 елда мобилизацияләнгән. Инвалидлыкка китергән яраланудан соң районга кайта. Ул патриотик тәрбия белән шөгыльләнә – батырлык дәресләрендә актив катнаша.
Дамир Иванов һәм Рәвис Шәфыйгуллин-Бакалы районыннан СВО ветераннары, аларга торакны җайлаштыру өчен документлар әзерләргә социаль Координатор Анжела Алчинова булышкан.
Дамир гаиләсе белән Бакалы авылында яши. Актив тормыш рәвеше алып барырга тырыша, хәзерге вакытта спорт белән шөгыльләнү өчен протез көтә.
Дамирның планнарында-эшкә урнашу, ул мәшгульлек үзәгенә учетка баскан һәм вакансия эзли.
Иске Корычтан Рәвис Шәфыйгуллин контракт буенча сугышкан. Ул «Ватанны саклаучылар» фонды чараларында актив катнаша. Протезлауны көтә, шуннан соң эшкә урнашуга өметләнә Рәвис мәшгульлек үзәгенә учетка баскан инде.
Әбҗәлил районыннан Данил Хуҗинның да торагын җайлаштыралар. Документлар пакетын аңа социаль координатор Гөлназ Вәлиева әзерләргә булышкан.
– Социаль хезмәткәребез Гөлназ Фәрваз кызына игътибары һәм кайгыртуы, авыр имгәнүләр алган яклаучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән бу программада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәтлемен. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм иткән өчен дәүләтебезгә зур рәхмәт, – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Данил Хужин «Ватанны саклаучылар» фонды белгечләре визитыннан соң.
«Ватанны саклаучылар» республика фонды җитәкчесе Гөлнур Колсарина сүзләренә караганда, «Ватанны саклаучылар» фондының өстенлекле бурычларының берсе – геройларга уңайлы һәм лаеклы тормыш тәэмин итү.
2024 елның гыйнварыннан 2025 елның ноябренә фондның республика филиалында торакны адаптацияләүгә 198 заявка алынган, шуларның 176сы тикшерелгән, 51е инде җайлаштырылган.
Фото: mgazeta.com