

Исән-сау кайтыгыз, егетләр.
Әбҗәлил районыннан бер ир-егет абыйлары артыннан СВОга киткән. «Джедай» кушаматлы сугышчы «Башинформа»га үзенең алгы сызыкта хезмәт итүне сайлавы турында сөйләгән.
"Миңа 32 яшь, Яшьмен, көчем һәм тәҗрибәм җитәрлек. Хәзер минем чиратым Ватанны саклау, мин СВО зонасында кирәк. Иртәгә инде хәрби ант кабул итәчәкмен, «передок "та безнең позицияләр буенча экскурсия планлаштырыла. Әлеге вакытта патронникка патроннар тутырам, кием — салым, кирәк-яраклар әзерлим», - дип уртаклашкан «Джедай».
Ир-егеткә бу адымны ясаганда шундый ук позывнойлы авылдашы үрнәк булган. "СВО зонасына җибәрер алдыннан тиз генә позывной уйлап табуны сорадылар. Икенче юнәлештә батыр хезмәт итүче «Джедай» кушаматлы авылдашымны искә төшердем. Уйлап та тормыйча, аны позывной итеп сайладым. Башка туганнарым да монда хезмәт итә. Мөгаен, алар минем бу юлны сайлауда хәлиткеч роль уйнаганнардыр", - ди сугышчы.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән башкортстанлыларга хезмәтнең беренче елында 3 920 000 сум түләү каралган, айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Башкортстан Башлыгы СВОда катнашуга контракт төзегәндә 2025 елның 30 ноябренә кадәр бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум түләүләрнең вакытын озайтты. Тулырак башбат.рф сайтында.