

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучы Максим Балльга генерал Шәйморатов медале тапшырды. Яугир бу югары бүләккә яу кырында күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен лаек булды.
Максим Балль – спорт көрәше буенча тренер. Махсус хәрби операциягә ул ирекмән булып юллана. “Терек” казаклар бригадасында хәрби бурычлар үти. Батырлыклары өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән булган.
Яугир респблика җитәкчесенә һәм халкына ярдәм өчен зур рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.
Чыганак: glavarb.ru