

Иң кечеләре хәрби авиациядә хезмәт итә. МХО башлангач аларның бүлеген Кырымнан хәрби бәрелешләр барган зонага күчергәннәр. Хәрби бурычларын үтәгәннән соң яугир Кырымга әйләнеп кайткан һәм хезмәтен шунда дәвам итә. “Дикий” һәм “Бурый” позывнойлы ике туганнары 2022 елның көзендә мобилизация белән МХОга киткәннәр. Башта алар бергә хезмәт иткән, әмма яраланганнан соң язмышлары аерыла: өлкән сержант “Дикий”ны 2023 елда Запорожье юнәлешенә күчерәләр. Лейтенант “Бурый” Донецк өлкәсендә кала.
Район хакимияте башлыгы очрашу вакытында “Дикий”га район халкы җыйган гуманитар ярдәмне тапшырган. Яугир кыска вакытлы ялыннан соң яңадан хәрби яудаш дуслары янына әйләнеп кайтачак. Анна Карабанова чын батырлар тәрбияләгән ата-анага рәхмәтен белдергән.
“Без барыбыз да сезнең белән горурланабыз. Бүген миңа “Өч агай-энедән” дигән язу белән чәчәк гөлләмәсе алу бик куанычлы булды”, - дигән ул.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.
Чыганак: bashinform.ru