Махсус хәрби операция
15 Ноября 2025, 16:30

Солдат

(Лирик хикәя)

    Бүген көтүдән дә иртәрәк авылны бер шомлы хәбәр уятты: “Иртәнге савымга баручы дояркалар авылга керә торган олы юл буенда ниндидер солдатның өрәген күргәннәр. Таң атар-атмас куе күк томан эченнән килеп чыккан ул. Өч кеше биеклеге, имеш. Яшел чүпрәккә чорналган каскадан, бөтен йөзен каплап торган күзлектән, аяк йөзенә җиткән яшел плащ-халаттан... Авыз-борыннары да яшел чүпрәк белән ябылган, кем икәнен танып  булмый, ди, әмма тавышы кемнедер хәтерләтә, ди... Тик  менә кемне – һич кенә дә әйтә алмыйлар икән... Кемгәдер нидер әйтергә тели, ди. Шулай да, ат саклавына куелган Әфган Сафа авылга кайтып кергәндә аермачык ишеткән, имеш. Теге өрәкме, әрвахмы Сафаның баш очына иелгән дә пышылдап кына әйткән, ди: “Честь имею!..” – дигән. Әйе, урысчалатып әйткән. “Мин сугыштым, үлдем, әмма намусымны сатмадым, антыма тугры калдым” дигән сүз икән ул... Солдат шул сүзләрне пышылдаганда тирә-якта көчле җил чыгып алган, хәтта аның шаукымыннан Әфган сугышы ветераны егылып китә язган. Куркуыннан Сафа, үрә катып, теге әрвахка үзе дә “честь биргән”, ди. Солдат өрәге тагын җилләнеп пышылдаган: “Әнкәйгә әйт: еламасын...” дигән. Аннары тагын әйткән: “Миңа бик авыр... Түзә алмыйча үләрмен инде...” дигән, иң ахырдан әйткән: “Үләсе килми... Әнкәйне күрми үләсе килми... Әнкәйне күрсәм, исән калыр идем...” – дигән.

         Чынлыкта бу әрвахның кем икәнен авыл шундук белде. Чөнки бүгенге көндә СВО сугышында авылдан бер генә кеше катнаша. Анысы да “хәбәрсез”ләр арасында, ди. Шуңа күрә дә солдат әрвахы хакында хәбәрдар бөтен кеше иң элек югары очта яшәүче Хәлимә хакында уйлады. “Хәбәрсез югалуы” хакында андый-мондый кәгазь юк юклыгын, ләкин ике ай Азаматтан бернинди хат-хәбәр булмавы да дөрес...

         Берничә кыз-хатын фронтовик анасы янына барып кергәндә Хәлимә улының фотоларын, соңгы язган хатларын алдына таратып, күз яшьләрсез генә елап утыра иде. Үзе бертуктаусыз дога пышылдый, Азаматы белән сөйләшә, аны юата, орыша, тирги, чакыра... Ялвара-ялвара үлмәвен сорый, үтенә... “Үлсәң, кайтып йөрмә”, – дип, бала-чакта тиргәгәндәге кебек, әллә нинди мәгънәсез сүзләр сөйли...

         Кергән халык  ялгыша язып, дөньясыннан ваз кичеп утырган хатынны  юатырга, тынычландырырга ашыкты. Гомер буе Хәлимәгә дус-иптәш булып йөргән Нәзирә ахирәтен иңнәреннән кочып ук алды, аның кайгылы башын иңбашына куеп, юатырга кереште:

         – Әле берни дә булмаган бит, Хәлимәкәем! Ниндидер әрвах күргәннәр, имеш. Күрсәләр ни... Андый әрвахлар булыр инде. Сугыш чоры бит... Әнә ике чакрымдагы күрше авылда да ике егет үлеп кайтты. Һәр авылда бар хәзер андый хәлләр. Бу солдатны да синең Азаматың дип кем әйтә ала?!

         – Беләм, Нәзирә, беләм, төгәл беләм: Азаматымның изаланган җаны, шәүләсе кайткан бүген, – дип, булмаган күз яшьләре белән ачыргалануын дәвам итте Хәлимә. – Каян беләмме? Мин бит аны нәкъ шул юл чатыннан озатып җибәргән идем... Әрвахлар үзләрен озаткан җиргә кайталар, ди бит, оныттыңмыни?..

         – Онытмадым да соң, Хәлимәкәем, аптыраганнан әйтүем инде... Бәй, бездә бит бөтен солдатларны шул олы юл чатыннан озаталар, аның башка кеше булуы да бар...

         – Сугышта бездән башка кеше юк бит, никләр генә аңламыйсыз шуны?! Ник минем җанны талкыйсыз?!. Күңелем сизә, тоя – нидер булган минем Азаматым белән, ниндидер афәткә тарган ул. Шуңа изаланып, әҗәл белән сатулашып ята... Аннары... мине уйлый ул, аңлыйсызмы, мине көтә!..

         Моңа каршы нәрсә әйтәсең инде, дөресе шул бит. Тагын да ярсыбрак елый башлаган Хәлимәне инде юатмыйлар да, тынычландырырга тырышып, ниндидер сүз дә эзләмиләр,  дәшмиләр. Шулай беравык тын калып утыргач, авыл хатыннары, туйганчы еласын, тәмам бушансын, диделәр, ахры, берәм-берәм таралышу ягын карадылар. Бераздан Хәлимә янында дус хатыны Нәзирә генә утырып калды...

         – Сабитым Чечняда үлеп калгач, Азаматымны, сугыш дигәннәренә аяк та атлатмас идем, дип ант эчкән идем бит мин, Нәзирәкәем, – дип сүз башлады Хәлимә, бераз тынычлангач. – Ә ул кечкенәдән: “Әтием кебек герой булам!” – дип үсте, аның орден-медальләрен тагып йөрде. Бервакыт урамга шул медальләрне тагып чыккан. Ниндидер малайлар, кызыгыптыр инде, тартып алмакчы булганнар, Азаматым шул ялтыравык тимерләр өчен кара канга батып сугышкан. “Барыбер бирмәдем, ә менә кирәкләрен бирдем”, – дип герой булып кайтып кергән иде ул вакытта... Бөтен йөз-бите, тәне тырналган, карар җире дә юк, ә үзе шундый бәхетле! Соңгы хатында: “Әтинеке кадәр орден-медалем бар, – дип язган иде, – Әти күрсә, сөенер иде”, – дип тә куйган.

         Шунда Нәзирә сүзгә кушылды:

         – Җибәрмичә алып калып булмадымыни соң, Хәлимә? Бердәнбер малаең бит, караучың... Андыйларны бик алмыйлар да бугай...

         – Әйттем, мең мәртәбә әйттем, антым турында да әйттем. Ә ул өзми дә куймый: “Әтием нәрсә әйтер? – ди, аннары: – Солдаттан илне сакларга ант биреп кайттым бит мин, – ди. – Минем ант синекеннән көчлерәк”, – ди. Җавап итеп берни дә әйтә алмадым, ризалыгымны бирдем...

         Бераз тагын тын калып, уйланып утырдылар. Бер-берсе белән чиратлашып, Азаматның фотоларын, хатларын күздән кичерделәр...

         Шунда Хәлимә, кисәк кенә башын калкытып, тәрәзәдән урамга карады. Күзен кысыбрак уйланып торды, аннары, ниндидер бер карарга килеп, нык тавыш белән әйтеп куйды:

         – Миңа Азаматым янына барырга кирәк, Нәзирә, аны табарга кирәк. Ул бит мине көтә, теге җан шәүләсе шуны хәбәр итәргә килгән. Мин хәзер моны төгәл беләм. Әфган Сафа иртән үк кереп әйтте. “Әнине күрсәм, үлмәс идем”, – дигән, балакаем... Миңа аның янына ничек тә барырга кирәк!

         – Сугышкамы?

         – Сугышның авызына кереп булса да табам мин аны. Ана кешегә Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәтә ул, мин моңа ышанам!

         – Аллаһыбыз: “Миңа ышаныгыз, кешеләргә таяныгыз”, – дигән... Аз гына төзәтергә рөхсәт итегез... – Ишектән үзалдына сөйләнеп кереп килүче Әфган Сафаны күргәч, хатыннар сискәнеп киттеләр. Беренче булып Нәзирә зиһенен җыеп өлгерде.

         – И-и, Сафа абый, әле генә сине телгә алган идек, озын гомерле булырсың... Әйдүк, түргә уз.

         – Узып тормыйм, киленнәр, аяк өсте генә әйтәм дә китәм. Юлга җыенасым бар. Менә Хәлимәгә шул хакта әйтергә кердем. Җыена башла, Хәлимә килен. Ачы таң белән юлга кузгалабыз. Сине анда Азаматың көтә. Очрашу көткән солдатның бер ягында яшәү фәрештәсе, икенче гында үлем фәрештәсе тора, ди бит. Озаграк көткән саен солдат үлемгә якыная бара, ди. Мин моны Әфган тауларында үлем белән очрашкан кеше буларак әйтәм: җан хакын хаклап килергә тиеш кешең килмәсә, һәлакәтеңне көт тә тор... Мине ул вакытта Ташкент госпиталеннән Мәрьямбануым эзләп тапкан иде. Ул гына коткарып калды мине... Вупшем, бүген бик кыен Азаматыңа, үлем аның якасыннан алган. Сиңа тизрәк барып җитәргә кирәк. Өлгерергә кирәк... Мин сиңа юлдаш булырмын. Авыл советында шулай хәл иттек. Мин бит фронтовик, “Әфган” диләр мине. Фронт юлларын бераз чамалыйм... Военкоматка да шалтыраттык, алар хәзер  Азаматның кай тирәдәрәк икәнен ачыклыйлар...

         ...Азаматка, чыннан да, бу мәлдә бик авыр иде. Үлем аны тәмам йолып алган иде инде. Бер мәрткә китеп, бер кабат туып,  менә инде ике атна ята ул хәрби госпитальдә. Аңына килгән чагында да, үлем карамагына күчкәндә дә бер генә сүз белән ыңгыраша ул: “Әни!..” Бу сүз аның догасы да, дошманнарга каргыш-нәләте дә, тормышка мәхәббәте һәм якты дөнья белән хушлашуы да, сугышка нәфрәте һәм исән калуга өмете дә...

         Аның өне белән төше бергә кушылган чак иде бу. Әллә өне, әллә төше булды: ул инде авылына да кайтып килде. Әнисе кул болгап озатып калган олы юл чатында да булды. Тик әнисен күрә алмады. Иртәнге савымга баручы доярка кызларны күрде, ат саклавыннан кайтып килүче Әфган Сафаны очратты, учларын чигәсенә куеп, аңа честь бирде, тагын кемнәрдер күзенә чалынды, әмма әнисен көтеп ала алмады... Авылда икәнен сизде,  әнисенең җан җылысын тойды, әмма күрә алмады. Тагын бераз көтеп йөрсә, җаны җәсаденә кайтып өлгермәс иде, палатага килеп кергән табибларның аның хакында сөйләшкәнен дә ишетмәс иде...

         “Шушы ике-өч көндә хәл ителә егетнең язмышы...”

         “Әле дә аптырарлык: ярты гәүдәсе юк, ә үзенең яшәүгә көче... просто ышанырлык хәл түгел...”

         “Җан көче, нәсел көче күп, йөрәге егәрле, димәк...”

         “Полковник әйтте: ничек тә саклап калырга егетне, диде. Мөмкин булса да, булмаса да терелтергә, димәк... Ул аны үлемнән йолып калган икән...”

         “Геройга тәкъдим итәләр, ди...”

         “Бик батыр солдат, димәк, карагыз аны, яныннан кеше өзелмәсен... Тырышып карыйк... Герой да булгач...”

         Азамат тагын төшенә китте. Ләкин табибларның бер сүзе аның чыгам-чыгам дип торган җанына ияреп өлгергән иде: “Ярты гәүдәсе юк...” Уяулы-йокылы хәлдә аның уйлары шушы сүз тирәсендә чәбәләнде: “Ярты гәүдәсе юк? Нишләп булмасын? Менә бит... бар саны да төгәл – башы, гәүдәсе, куллары... Ә аяклары? Аяклары кайда? Нигә тоймый, сизми ул аларны? Нишләде соң ул? Кайда калды аның аяклары?

         ...Хәтерендә, ул көнне аларның взводы бер авылны азат итте. Ике яклап уратып барып, көтмәгәндә бәреп керделәр. Азамат берүзе ике танкны, ике БТРны шартлатты, уннан артык дошман солдатын дөмектерде. Калганнары үз өннәреннән кулларын күтәреп чыкты... Ул вакытта аяклары бар иде, аяк кына дисең, бер тырналган җире дә юк иде. Штурмчылар артыннан гаскәрләр кереп, Азаматлар базага кайтканда, аларны комбат үзе каршы алды, рәхмәт әйтеп, очраган бер солдатны кочаклап, аркасыннан кагып чыкты. Шулвакыт җиңү шатлыгыннан уяулыкларын югалттылармы, кайдадыр баш очында дошман дроннары пәйда булды. Килеп тә чыктылар, миналарын коя да башладылар... Азамат сызгырып төшүеннән үк чамалап алды: кайсыдыр мина алар белән янәшә генә төшәргә тиеш иде. Нәкъ комбат торган урынга...  Азамат ике дә уйлап тормады, полковникны җиргә егып төшерде, үзе исә бөтен гәүдәсе белән командирының өстенә капланып ятты... Мина якында гына  шартлады... Бала чакта бик еш кадакка баса иде ул, аягына бүрәнә төшкән чаклар да булгалады. Әнә шул вакыттагы авырту яңарды Азаматның аяк буыннарында...

         “Их, әнием, белсәң иде минем хәлләремне... Ничек авырта минем өзелгән аякларым!..  Ничек авыр миңа!.. Яшисе килми... Аяксыз яшәү яшәүмени?!.”

         Шулвакыт аның йөрәге абынып киткәндәй булды. Аның җаны яшәү белән үлем арасында эленеп калды. Әнә аның хәлсез гәүдәсе янында  ак халатлы “фәрештәләр” тыз-быз килеп йөри башладылар... Аларның йөзләре борчулы, хәтта кайгылы иде... “Пациент үлә... Героебез үлә... Тизрәк кыланыгыз... Соңгы чара...”

         Шулвакыт, тәрәзә ачылып киткәндәй, каршыдагы дөнья яктыра башлады. Чыгам-чыгам дип торган җанга үтәрлек серле яктылык, балкыш иде бу. “Азама-а-ат!” Кем тавышы бу? Таныш, газиз тавыш – әнисенең тавышы. Бу тавышны башка бер генә тавыш белән дә бутамый ул. Балачакта, ашарга чакырганда, тәрәзәне киң итеп ачып, шулай ашарга чакыра иде ул: “Сама-а-ат, бәрәңге пеште, тиз кайт...” Бу юлы да шул тавыш иде, балачактан килүче кайтаваз-тавыш... Ул, моң дулкыннарына таралып, бераз яңгырап торды да кинәт тынып калды. Аның каравы, дөнья тәрәзәсендә әнисенең борчулы йөзе пәйда булды. “Азамат! Нәрсә булды сиңа? Нигә синең буең кыска?..  Нәрсә эшләттеләр сине, улы-ы-ым?..

         “Әни?.. Син кайда?.. Авылдамы?.. Мин сине күрә алмадым...”

         “Мин монда, улым, синең янда... Син мине чакырдың, мин килдем... Без килдек... Сафа агаң юлдаш булды... Нишләттеләр сине, улым? Үтерә язганнар бит...”

         “Үлмим әле, әнием, менә син килдең, инде үлмим... Аяклар гына...”

         “Нәрсә – аяклар? Аякларыңа ни булган?”

         “Юк алар... Мина төште...”

         “Как юк? Сержант! Прекратить слезы! – Ул арада әнисенең сурәте янәшәсендә батальон командирының йөзе пәйда булды. – Есть у тебя ноги, есть! Собрали по косточкам... Пока они внизу, как говориться, в “подвале”. Здесь так лечат... Скоро ты их увидишь...

         “Товарищ полковник, вы?”

         “Да, это я.  Я – Сальман Иванович. Помнишь? Ты меня очень выручил, спас, сержант, отныне я – твой должник. Имей это в виду... Мы сейчас кровные братья! Тюган кешеляр, как говорится... Давай выздоравливай! Без тебя туго там... Ну, герой, я побежал к ребятам. Пока!..”

         “Товарищ полковник... Честь имею...”

         “Честь имею, сержант!..”

         Полковникның йөзе юкка чыкты, бераздан аның урынын Әфган Сафаның җыерчыклы-җөйле чырае алды. Анысы да, Азаматка карап:

         “Мин дә “Честь имею!” – диде, исәнләшүе шул булды.

         Азамат та, исәнләшү урынына:

         “Авылда чакта син мине таныдың, Сафа аазый, беләм...” – диде, елмаерга тырышып... – Әнине алып килгәнсең... Рәхмәт сиңа...”

         “Әйе, килдем шул, әниеңә иптәш булыйм, дидем. Авыл шулай хәл итте. Авыл сине бик нык уважать итә, шуны белеп тор! Бүген кайтып китәм, ә әниең кала әле. Син аякка басканчы шушы тирәдә булыр...”

         Үзем дә сөйләшә алам, дигән кебек, ана кеше, Әфган Сафаны бүлеп, болай да йомшап беткән, мөлдерәмә торган күңелен түгәргә кереште:

         “И-и, балам... Бик кайгырган идем... Үлеп терелгәндәй булдым. Синең белән үлдем, синең белән терелдем дә... Юлда ничек килгәнемне дә хәтерләмим... Әле ярый Сафа абзаң булды. Хәзер мин тыныч инде, аякларыңны да терелтәбез, диделәр. Бик әйбәт монда врачлар, терелтерләр, Алла теләсә... Русча сөйләшүче татар командирың да бик әйбәт кеше булып чыкты. Синең хакта, Герой дип, өзми дә куймый...”

         Аналы-уллы, икесе генә калып, туйганчы сөйләшсеннәр дипме, Әфган Сафа да, бүлмәдәге табиблар, шәфкать туташлары да тиз-тиз генә җыенып, чыгып киттеләр. Ләкин киресенчә булды: үзләре генә калгач, ана белән бала бөтенләй сүзсез калдылар, бер-берсенә карашып, тик моңаеп утырдылар. Хәлимә ишетелер-ишетелмәс кенә җырлап та алды:

Азамат җиккән кара атның

Арт аягы аның ак булыр,

Арт аягы аның ак булыр.

 

Ир-егеткәй кайда йөресә дә,

Кылган эше аның хак булыр,

Кылган эше аның хак булыр...

         

Әйе, бу минутта сөйләшәсе сүз сөйләнеп беткән иде инде. Ана белән баланың алдагы олы гомерләрен татулыкта, иминлектә, тынычлыкта яши башлаган мәле  иде бу...

 

...Авыл башындагы олы юл чатында әле дә күренгәләп ала, ди, таныш солдат шәүләсе. Ләкин бу юлы ул, элеккечә, шомлы пышылдап, ах-ух килми, зарланмый да, киресенчә, савымга барган дояркаларны, яланга ашыккан печәнчеләрне, көтү иярткән көтүчеләрне елмаеп каршы ала да, елмаеп озата икән. Аннан куркучы да юк икән хәзер. Аны күргән хатыннар бу көнне Хәлимә йорты яныннан үткәндә, беравыздан: “Азаматыңнан сәлам! – дип кычкырып дәшеп китәләр, аннары: – Исән-сау кайтсын, берүк”, – дип теләк телиләр, ди. Ә менә  Әфган Сафага бу солдат шәүләсе, үрә катып: “Честь имею!” дип кала, имеш.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

 28 октябрь, 2025

 

Автор:Радис Ногманов
Читайте нас