Кырмыскалы районының Иске Муса авыл биләмәсендә оештырылган һәм Илтуган авылында уңышлы эшләп килгән “Без сезнең белән җиңүгә кадәр!” дип аталган волонтерлар штабының җитәкчесе Рәфит Рәшит улы Килдияров нәкъ шундый егетләрнең берсе. Ул Илтуганда туып-үскән һәм мәктәптә белем алган. Хәрби хезмәткә алынгач Әфган сугышына эләккән, каты яраланган һәм икенче төркем инвалидлыкка ия булган кеше. Чишмәнең сөйкемле һәм уңган кызы Айсылуга өйләнеп бераз читтә яшәгәннән соң әтиләрен тәрбияләргә дип авылга кайтканнанар. Аннан инде, СССР таркалып, заманнар үзгәргәч, шунда торып та калганнар. Айсылу белән Рәфит күп еллар дәвамында эшкуарлык белән шөгыльләнгән, бүген инде алар бар булмышлары белән волонтерлык хезмәтенә чумганнар.
Авыл хатын-кызлары бик тә актив, изге йөрәкле безнең: алар белән бергәләп Уфага барып, челтәр үрү буенча мастер-класслар үтеп кайттык. Без, әлбәттә, махсус операция болай озакка сузылыр дип уйламаган да идек: тиз генә ярдәм итәрбез дә, яудан егетләребез тиз үк урап кайтыр дип өметләндек.
Бүгенге көндә сетка үрергә Рәфитнең тормыш иптәше Айсылу Килдиярова, Лена Хуҗиәхмәтова, Фәридә Юнысова, Ләйсән Ишмакова, Алфира Әхтәмова, Тансулув, Мирүвә һәм Сәрия Рәҗәпбаевналар (Таҗикстаннан кайтып авылда яшәүче өч бертуганнар) даими йөри, аларга еш кына башкалар да кушыла. Егетләрдән Рәфит Рәшит улына Рәфис Шәйхетдинов, Җәмил Азнагуловлар һәрчак ярдәмгә ашыга. Менә шулай итеп, тырыш һәм уңган илтуганлылар кулы белән шактый челтәр үрелеп, яу кырына озатылган, алар бүген сугышчыларыбызның гомерен саклауга ярдәм итә.
– Үзем дә утны кичкән кеше бит: шул юлны үткәч, яудагыларга да ярдәм итәсем килә. Авылдашлар бик изге йөрәкле: даими рәвештә акчалар җыеп, егетләребезгә кирәкле техника һ.б. кирәк-яракларны хәстәрләп озатабыз. Әле менә мотоцикл сатып алдык, бүгенге көндә квадроцикл, арбалар алырга акча җыябыз. Шундый вакытлар да була: кайсыбер егетләргә ашыгыч ярдәм кирәккәндә, хәтта бер тәүлек эчендә яртышар миллион сум акча җыйдык. Әгәр кешеләр дәррәү кузгалмаса, бу эшләр бармас иде. Халкыбыз белеп әйткән шул: “Ил төкерсә – күл була”, дип.
Волонтерлык – ирекле гамәл, бу һич тә акча өчен түгел, ә җан кушуы буенча башкарыла торган эш. Ул гаять зур физик һәм рухи көч таләп итүче йөк тә. Башкаларга ярдәм итү теләге белән янган волонтерлар – безнең заманның яшерен батырлары. Рәфит тә ирекле волонтер, аны бу эшкә беркем мәҗбүриләмәгән дә, беркем акча да түләми. Ләкин яу кырында якташларының ярдәменә өметләнгән егетләребезнең хәлләрен җиңеләйтү, аларга шатлык бүләк итү аның күңел халәтенә әверелгән.
– Без, әфганчылар, бу эшне ерак 2014 елда, мин әле эшкуарлык белән шөгыльләнгән елларда ук башлаган идек: Донбасска, Петровское дигән шәһәргә, Луганск өлкәсенең генерал Шәйморатов исемендәге 22нче санлы мәктәбендә белем алучы балаларга (мәктәп Советлар Союзы вакытыннан ук эшләп килә) гуманитар ярдәм ташыдык. МХО бит ул бүген генә килеп туган хәл түгел, ул якларда яшәүче халыкны кимсетү, Русия тынычлыгына хәвеф белән янау 2013нче еллардан алып пыскып янып килә иде.
– Ул елларда ук аларга сезнең ярдәм кирәк идеме?
– Бездә тынычлык булса да, анда сугыш бара иде инде. Ә бала-чаганың матур киенәсе, тәмле ашыйсы килә, без анда тәм-том, материаллар ташыдык. Шулай итеп, бүген бу эш дәвам гына итә дия алам.
–Ә сез әйткән ул мәктәп белән әле дә элемтә бармы һәм бүген ул җирләрдә тынычлык урнаштымы?
– Мәктәп директоры булып анда күп еллар инде Гөлназ Серова дигән татар ханымы эшли. Мәктәп белән дә, шәһәр депутатлары белән дә элемтәдәбез. Инде шәһәрдә чагыштырмача тыныч, яу чиге алардан ераклашты, шулай да “тимер кошлар” очкалап тора диләр. МХО башланганнан алып мин ул якларда сигез тапкыр булдым, ә аңа кадәргесен санаган да юк инде (елмая).
– Гуманитар йөк белән сез район составында барасызмы?
– Юк, гадәттә, үзебез генә. Район составында да челтәрләр үреп ярдәм күрсәтәбез. Кырмыскалының беренче санлы мәктәп бинасында эшләп килгән волнтерлар штабында Резеда Шамил кызы гаять зур эш алып бара. Гуманитар йөкләр туплангач, җыелышабыз да, юлга ярты акчаны без, яртысын алар түли һәм йөкне “попуткалар” белән дә озатырга тырышабыз. Алай арзангарак төшә. Ә инде кыйммәтле һәм саклау таләп итә торган йөкләрне үзебез махсус яллап озатабыз яки үзебез илтеп тапшырабыз. Бүгенге көндә дә бер егетебез шул якларга кузгалды, бурычны тапшырып, исән-сау йөреп кайтуын көтәбез. Ярдәмчел кешеләр бик күп бит ул: мәсәлән, бу юлы гуманитар йөк әзерләгәндә бер апа (исемен әлегә әйтмибез, җиңүдән соң билгеләп үтәрбез) ике миллион сум акчаны яралыларга дару препаратлары сатып алу өчен бирде. Бу да зур батырлык, шулай бит? Шулай ук халык тозланган кыяр-помидорын да, кайнатмасын һәм кагын да, бәрәңгесен, итен һ.б. да китерә. “Җиңеп, исән-сау кайтсыннар гына!” ди алар.
–Сез үзегез дә фронт кырында еш буласыз, андагы егетләребезнең хәрби кәефе ничек, Рәфит?
- Арыдылар, әлбәттә, чөнки көрәш озакка китте. Ләкин һич тә төшенкелеккә бирелмиләр! Халкыбызга ярдәмнәре һәм үзләренә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтәләр һәм җиңү өчен бар көчләрен биреп тырышалар!