

Куәтле техника ышанычлы хезмәт итсен өчен ремонтлыйлар һәм буяйлар. Агыйдел халкы машиналары белән хәрбиләребезгә бөтен кирәк-яракны җибәрәчәк. Шәһәрдә өйдә токмач әзерләү һәм кәбестә тозлау буенча акцияләр оештырыла. Миңнегали Шәйморатов исемендәге җирле штаб волонтерлары маскировка челтәрләренең чираттагы партиясен үрәләр.
Денис Ирназаров сүзләренчә, гуманитар ярдәмне Запорожье фронтында булган солдатлар соравы буенча җыялар. Шәһәр башлыгы Агыйдел халкын уртак Җиңүгә үз өлешләрен кертергә өндәде.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Денис Ирназаровның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән.