

"Салкын һава торышы булуга карамастан, бик күп кеше җыелды - бу батырлар турындагы истәлек әкәнәйлеләр йөрәгендә яшәвен тагын бер кат исбатлый. Без аларның каһарманлыкларын хәтерләгәндә, алар безнең белән кала. Бу обелиск - барлык буын һәм дәвер геройларына хөрмәт күрсәтү. Проектны җирле инициативаларга ярдәм итү программасы ярдәмендә тормышка ашыра алдык. Бу халыкның активлыгы, аларның битараф булмавы тарихны саклап калырга һәм авыл өчен мөһим бурычларны хәл итәргә ярдәм итүенең ачык мисалы", - дип ассызыклаган социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә Риф Йосыпов.
Быел бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин, 2025 елны - Ватанны саклаучылар елы, дип тә игълан итте.
"Безнең республикада агымдагы ел - Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары ярдәм итү билгесе астында уза. Мондый чаралар безгә һәрвакытта да Җиңүнең нинди бәягә эләгүен һәм бүген тынычлыкның ничек саклануын, ниләр бәрабәренә икәнен искә төшерә. Якташларыбыз хәзер дә Ватан иминлеге сагында лаеклы торалар. Без,район кешеләре белән бергә яугирләребезгә ярдәм күрсәтәбез, чөнки тыл һәм фронт һәрвакыт бердәм. Җибәрелгән гуманитар конвойлар, окоп шәмнәре, балалардан хатлар, шигырьләр һәм рәсемнәр дә безнең Җиңүебезне якынайта", - ди муниципалитет җитәкчесе Риф Сәгъдәтулла улы.
Шулай ук Риф Йосыпов җирле халыкка рәхмәт сүзләрен белдергән.
"Геройларны искә алырга килгән һәркемгә рәхмәт. Инициатив төркемгә, мемориалны төзүдә катнашкан һәркемгә аерым итеп зуо рәхмәт. Бергәләп без киләчәк буыннар өчен тарихны саклыйбыз", - дип йомгаклаган ул сүзен.
Илебез өчен онытылмас батырлыклар, күренекле эшләр башкарган герой-батырлар һәрчак халкыбыз хәтерендә калыр. Батырларны онытырга хакыбыз юк!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Риф Йосыповның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән.