

Якташыбыз булган БПЛА операторы дошман саперларын юк итте
Иске Бәдәй авылыннан «Малой» позывнойлы махсус хәрби операция катнашучысы хәрби бурычны үтәгәндә профессиональлек һәм югары дәрәҗәдә җаваплылык күрсәтте. Бу хакта Нуриман районы хакимиятенә яугир хезмәт иткән хәрби часть командованиесе хәбәр итте.
«Малой» пилотсыз системалар взводында хезмәт итә. Агымдагы елның августында ул һава разведкасы алып барды. Разведка очышы вакытында хәрби төп юлларның берсендә мина киртәләре әзерләгән дошманны күреп калган. БПЛА операторының дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә миналауга юл куелмаган. Бу шәхси составның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм хәрби бурычны югалтуларсыз үтәргә мөмкинлек бирде.
«Малой» контракт буенча махсус хәрби операция зонасында 2022 елның сентябреннән хезмәт итә.
Дошман уты астында танкны ремонтлаган
Данил Кадыровны махсус хәрби операция зонасындагы батырлыклары өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим иттеләр. «Башкорт батальоны» телеграм-каналында Сергей Зорин исемендәге Танк батальонының өлкән механик-йөртүчесе, ефрейтор Кадыровның батырлыгы турында сөйләделәр. Хәрби бурычларның берсендә батыр җанлы якташыбыз дошман уты астында, дроннар атакасы нәтиҗәсендә зарарланган танк двигателе системасын ремонтлады.
Кыр шартларында ефрейтор экипаж белән машинаны куркынычсыз урынга чыгара алган, шәхси составны һәм техниканы саклап калган. Данил Кадыйров хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен дәүләт бүләгенә дә тәкъдим ителгән.
Шәфкать туташын яу кырында генерал Шәйморатов медале белән хөрмәтләделәр
Ул инде өченче ел фронтта хәрбиләрнең гомерләрен коткара. Куергазы районыннан «Гюрза» позывнойлы МХО катнашучысы генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Бу хакта муниципалитет хакимияте башлыгы Лира Терегулова хәбәр итте.
«Яугирләр белән туганнар кебек булып беттек. Һәр солдат якын һәм кадерле миңа. Уртак Җиңү өчен үзебезне кызганмыйча эшлибез», - дип хәрби хезмәткәрнең сүзләрен китерә Лира Рафаил кызы.
Элегрәк «Гюрза»ны Русия Президенты Владимир Путин Указы белән яугирләрне коткарганнары өчен медаль белән бүләкләделәр.
Исегезгә төшерәбез, «Гюрза» махсус хәрби операциягә хезмәткә киткәнче Куергазы районының Ермолаевка поликлиникасында лаборант булып эшләгән. Күпбалалы әни улы ашыгыч хезмәттән кайткач, 2023нче елның октябрендә үз теләге белән фронтка китә. Алгы сызыкта хатын-кыз медицина ротасында хезмәт итә. Әйтеп китәргә кирәк, иң башта «Гюрза» госпитальдә эшли башлаган, аннары аны эвакуация пунктына җибәргәннәр. Бу вакыт эчендә каһарман рухлы ханым алгы сызыкта бер йөздән артык яугирне үлемнән коткарып калуга ирешкән.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.