Махсус хәрби операция
11 Ноября 2025, 08:09

Пилотсыз очкычка тап булганда нәрсә эшләргә?

Истә тотарга кирәк гамәлләр алгоритмы шундый:

Пилотсыз очкычка тап булганда нәрсә эшләргә?Пилотсыз очкычка тап булганда нәрсә эшләргә?
Пилотсыз очкычка тап булганда нәрсә эшләргә?

Истә тотарга кирәк гамәлләр алгоритмы шундый:

 

 

Һавада пилотсыз очу аппаратын күргәндә үз-үзеңне тота белү һәм алдан уйлап эш итү мөһим. Сезнең сабырлыгыгыз һәм дөрес адымнарыгыз үз куркынычсызлыгыгыз өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең язмышы өчен дә мөһим булырга мөмкин.

 

 

Истә тотарга кирәк гамәлләр алгоритмы шундый:

Барыннан да элек-тынычлык саклагыз. Паника хәлне адекват бәяләргә комачаулый гына.

 

Булган хәлләрне видеога төшереп карагыз һәм кичекмәстән барысы турында да 112 номеры буенча хәбәр итегез, дронның очу вакытын, урынын һәм юнәлешен күрсәтегез.

 

Интернетта һөҗүмнең фото - һәм видеоматериалларын урнаштыру катгый тыела -бу куркынычсызлык хезмәтләре эшенә зыян китерергә мөмкин.

 

Кичекмәстән потенциаль куркыныч зонадан — аппарат эленеп торган яки ул хәрәкәт иткән урыннан чыгып китегез.

 

Аның янына якын килмәгез һәм якыннанрак карарга тырышмагыз.

 

Әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч турында кисәтегез.

 

Әгәр пилотсыз очкыч торак йортка һөҗүм итә икән, янгын вакытындагы кебек чаралар күрегез.

 

Урамда якындагы бинада ышыкланырга тырышыгыз.

 

Әгәр транспортта булсагыз-чыгыгыз һәм куркынычсыз урынга юнәлегез.

 

Фатирда-тәрәзәләрдән ераграк торыгыз, стеналары терәк булган бүлмәдә идәнгә утырыгыз.

 

Бинада — лифттан файдаланмыйча гына аска төшегез, подвалда яки җир асты парковкасында яшеренегез.

 

Һәм!!! Белгечләр ассызыклаганча, БПЛА табылса, куркыныч урыннан тиз генә чыгып китәргә һәм табыш турында 112 номерына хәбәр итәргә кирәк.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас