+30 °С
Ясно


Бакалы авылыннан махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз Эрнест М. югары дәүләт бүләкләренә – Шәйморатов медаленә һәм «Кара барслар» билгесенә лаек булды. Бу бүләкләр – аның батырлыгын, ныклыгын һәм Ватанга фидакарь хезмәт итүен тану. Аның һәр гамәлендә – чын геройның рух көче һәм каһарманлыгы.
Батыр яугирләребезне чын күңелдән лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Хәрби бурычларны үтәүдә уңышлар, яхшы хезмәт һәм, иң мөһиме, тизрәк исән-сау кайту телибез.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.