Башкортстанның Хезмәт министры МХО зонасына бару турында сөйләде

Ленара Иванова волонтерлар белән Луганскта очрашты.

Башкортстанның Хезмәт министры МХО зонасына бару турында сөйләдеБашкортстанның Хезмәт министры МХО зонасына бару турында сөйләде
Башкортстанның Хезмәт министры МХО зонасына бару турында сөйләде

"Луганскка сәфәремдә күпсанлы очрашулар һәм күрешүләр арасында минем күңелемдә әле һаман да республика, башлыча Башкортстан хатын-кызлары өчен горурлык дулкыны уята торган бер нокта булды. "Беренче тирмә" волонтерлары. Бу кызлар мине күңел түремә кадәр, күз яшьләремә кадәр таң калдырдылар. Намус белән эшлиләр. Шәфкать туташлары ярдәменнән тыш, яралы яугирләргә еш кына тәрбия, ә кайчакта яхшы сүз һәм ягымлы карашлар кирәк. Якташларыбыз алдында аларның фидакарьлеге һәм игелеге өчен баш иям. Алар моны түләүсез, үз шәхси вакытында эшли - анда ике атнага бару өчен алар отпуск алган, кемдер еллык, ә хәтта ки кемдер үз хисабына. Барлыгы 300 хатын-кыз бүген Луганскка китү өчен үз чиратын көтә, күз алдына китерәсезме?", - ди Ленара Иванова.

Шулай ук Ленара Хәким кызы очрашулар вакытында туган хис-кичерешләре белән дә уртаклашып алды. 

"Очрашу җылы булды, бу сөйкемле, яхшы күңелле хатын-кызларыбыз белән танышуыма һәм аралашуыма шат булдым. Аннары, бүлек мөдире рөхсәте белән, палаталарның берсенә кереп чыктым. Сүз уңаеннан, безнең башкорт кызларын барысы да белә, сәламли, миңа бу бик күңелле булды", - дип бәян итә министр.

Һәм менә шушы палатада яткан алты пациентның географиясе: Ровеньки, Адыгея, Төмән, Волгоград, Байкал аръягы һәм Таҗикстан.

Гомумән, әйтергә кирәк, Луганск Халык Республикасы шәһәрләрендә хәрби хәрәкәтләрнең якынлыгы сизелми диярлек. Юллар һәм биналар тиз һәм сыйфатлы итеп торгызыла. Ләкин нәкъ менә госпитальдә булганда тыелгысыз рәвештә күз яшьләрем ага башлады. Шулкадәр имгәнгән һәм яраланган егетләр. Безнең гүзәл хатын-кыз волонтерларыбызга мәрхәмәтле һәм миһербанлы йөрәкләре өчен түбән итеп баш иябез!

"Беренче тирмә" проектын гамәлгә ашыру вакытында Луганск госпитальләрендә эшләү өчен 25 волонтерлык төркеме җәлеп ителгән. Проектта Башкортстанның 32 районыннан барлыгы 186 хатын-кыз-волонтер катнаша.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

 

Башкортстанның Хезмәт министры МХО зонасына бару турында сөйләде
Башкортстанның Хезмәт министры МХО зонасына бару турында сөйләде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас