

Гафури районыннан "Лис" позывнойлы махсус хәрби операция яугирен Батырлык ордены белән бүләкләделәр, дип хәбәр итте муниципалитет хакимияте башлыгы Венер Вахитов. Десант-штурм ротасының хәрбие яу кыры зонасында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен югары дәүләт бүләгенә лаек булган.
"Лис" дошманның терәк пунктын штурмлау вакытында FPV-дроннарның атака линиясенә эләгә. Куркыныч булуга карамастан, яугир ВСУ позицияләренә үтеп керә һәм аны юк итә. Объектны чистартканнан соң ул хезмәтен дәвам итә һәм дошманның һөҗүмен туктата ала.
Моңа кадәр күптән түгел, махсус хәрби операция зонасында дәүләт бүләкләре белән Бүздәк һәм Солтанбәк авыллары хәрбиләрен хөрмәтләгәннәр иде.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Гафури районының матбугат хезмәте.